Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Садаканың максатлары

Садака Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелә/

Садака Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелә, ягъни Ул кушкан кешеләргә һәм урыннарга (ятим, мохтаж, мескеннәргә, мәчет-мәдрәсәләргә) шундый ниятләр белән бирергә мөмкин:

  • Раббым Аллаһ, бу садакам уттан пәрдә булса иде; 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам фәрештәләрнең догасын алу өчен; 
  • Бу садакам начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен; 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам әҗер күп булсын өчен;
  • Раббым Аллаһ, бу садакам авырулардан саклану, шифа табу өчен;
  • Раббым Аллаһ, бу садакам гөнаһлардан пакьләнү өчен; 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам мәхшәр мәйданында садака күләгәсе булдыру өчен;
  • Раббым Аллаһ, бу садакам кабер газабыннан саклану өчен; 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен; 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен;
  • Раббым Аллаһ, бу садакам Сыйрат күперендә нык тору өчен;
  • Бу садакам, Аллаһ каршында калган бурычлар гафу ителү өчен; 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам калеб катылыгыннан имин булу өчен; 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам үкенечкә калмасын өчен (изге гамәлләр кылмаган өчен); 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам җәннәттә садака капкасына чакырсыннар өчен; 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам гөнаһлы үлемнән саклану өчен; 
  • Бу садакам Аллаһ мине яратсын өчен (Аллаһ каршында иң сөекле кеше — башкаларга файдалы булган кеше); 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам әбрар (изгелекнең иң югары ноктасы дәрәҗәсенә ирешер өчен (үзеңә иң кадерле әйберне садака итеп бирмичә, әбрар дәрәҗәсенә ирешеп булмый); 
  • Раббым Аллаһ, бу садакам залимнәрдән сакланыр өчен;
  • Бу садакам Аллаһ мине игелекле, тәкъва кылсын өчен;
  • Бу садакам Аллаһ мине гел тәүбә кылучылардан итсә иде;
  • Бу садакам Аллаһ миңа юмартлык дәрәжәсе бирсен өчен; 
  • Бу садакам Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев