Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Садака фазыйләтләре

Шигъри тәлгәшләр

Садака бирергә, яхшылык кылырга,
Дус булып яшәргә үзара,
Юмартлык күрсәтеп, савапка омтыл дип,
Аллаһның китабы чакыра.

Садака коткара кешене газаптан,
Гөнаһ-хаталарны бетерә.
Изге ният белән бирә белсә,
Үзеңә рәхәтлек китерә.

Яшерен бирелгән хәерле садака
Аллаһның ачуын сүндерә.
Үзен тыңлап яшәгән колларын
Туры юлларына күндерә.

Изгелек эшләүнең юллары күптөрле,
Саран булма Аллаһ юлында.
Синең малың үзеңнеке түгел.
Бөтен байлык Аның кулында.

Җәһәннәм утыннан саклый безне
Чын күңелдән биргән садака.
Кыямәт көнендә – эсседән күләгә,
Ахирәткә акча банкка.

«Бирер идем, акчам юк шул», – димә,
Елмаю да синнән садака.
Йомшак сүзле, игелекле бул син,
Киртә була бел явызлыкка.

Син утырткан агач җимешләрен
Ашасалар кошлар, кешеләр,
Бик дәһшәтле Кыямәт көнендә
Изгелегең булып килерләр.

Роза Кашапова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев