Рамазан ае – мөбарәк ай
Мөселман ай календаре буенча Рамазан ае – изге эшләр башкару, ураза тоту һәм дога кылу ае бара.
Шул уңайдан мәчеткә җыелучыларны Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов сәламләде. Ул бу мөбарәк айның күркәм сыйфатларын искә төшерде, Аллаһы Тәгаләнең исәпсез-хисапсыз бүләкләрен алу мөмкинлеген югары бәяләргә һәм бу айны файдалы итеп уздырырга өндәде.
Мәчетнең икенче имамы Булат хәзрәт Баһаветдинов мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде һәм тәравих намазы вакытында тәртип сакларга өндәде. Ул 20 рәкәгатьтән тора, аларда Коръәннең утыздан бер өлеше укыла.
Тәравих намазларны Түбән Каманың Үзәк мәчетендә Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов үткәрә. Ул – Коръән-хафиз, Коръән укучылар конкурсларында күп тапкырлар җиңүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев