Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Өмет

Рамазан ае фазыйләтләре

Ураза — ул Аллаһы Тәгалә аның өчен дип әйткән табыну төре, ул җәһәннәм уты калканы.

Ураза тотып, кеше бу дөньяда үзен гөнаһлардан саклый. Ураза кешене нәфес теләгеннән коткара, гөнаһ кылудан ераклаштыра, нәфес һәм шайтан укларына каршы киртәгә әверелә. Рамазан ае — адәм балалары Аллаһыны танып, Раббыбызның әмерен үтәү вакыты. Бу айда үсеп җиткән, акылы булган мөселманнарга ураза тоту әмер ителгән. Рамазан ае Аллаһының әмерен үти, буйсына, тыңлый торган ай, итагать кыла торган ай. Бу айда Аллаһыны зикер итеп, шушы күркәм, матур вакытларны Раббыбыз каршында гыйбәдәттә булсак, бушка уздырмаска тырышыйк. Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачылыр, җәһәннәм ишекләре кадакланыр. Шайтаннар чылбырга богауланыр.

Рамазан ае Коръәнне күпләп укый торган ай, Коръән ае. Кадер киче дә бу айдадыр. Коръән укуның дөньялык һәм ахирәт өчен фазыйләтләре күп. Коръән уку адәм баласының акылына, рухи халәтенә нык тәэсир итә. Бу айда Аллаһы Китабын кулларыбызга күбрәк алып укырга, өйрәнергә тырышыйк. Һәр сүрә, һәр аятьне укып, күңелләребезгә кертеп, бик күп әҗер савапларга ия булсак иде.

Рамазан шулай ук юмартлык ае. Сәхабәләр Пәйгамбәребезне (саллаллаһу галәйһи вә сәллам) «Кешеләр арасында иң юмарты иде», — дип искә алганнар. Рамазан аенда аның юмартлыгы искән җилнекеннән дә артык була. Искән җил җылы яки салкын һава, янгыр алып килсә, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәллам) үзенә килгән һәр алтын, һәр көмешне таратып бетерә, үзенә кадерле әйберләрне бүлешә торган була. Рамазан ае — мохтажларның, ятим балаларның хәлләрен белә торган ай. Рамазанда искиткеч күп әҗерләр эшләп, садака биреп, ифтарлар уздырып үткәрергә тырышыйк. Бу айда бер уразалы кешегә ифтар биргәннең гөнаһлары гафу ителер, җәһәннәмнән азат булыр. Бу айда гыйбадәт вә яхшы эшләр башкарыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев