Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Президент Миңнеханов хуплавы белән

- Мин үзем рус. Гагарин урамында, йортыбыз янәшәсендә алтынланган гөмбәзле мәчет төзелде. Кафе я кибет булса, төне буе исерекләр шаулап йокы качырыр иде. Мәчет кешене тәртипкә чакыра торган урын, шуңа сөенәбез, - диде парикмахерскийда чәч кистерүче яшь кенә хатын. Чәч буятып кайтышлый, юл буе аның сүзләре тынгы бирмәде. Ә бит...

- Мин үзем рус. Гагарин урамында, йортыбыз янәшәсендә алтынланган гөмбәзле мәчет төзелде. Кафе я кибет булса, төне буе исерекләр шаулап йокы качырыр иде. Мәчет кешене тәртипкә чакыра торган урын, шуңа сөенәбез, - диде парикмахерскийда чәч кистерүче яшь кенә хатын.
Чәч буятып кайтышлый, юл буе аның сүзләре тынгы бирмәде. Ә бит дөрес әйтә, мәчет тә, чиркәү дә кешене әдәпкә, башкаларга мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Безнең йорт тәрәзәсеннән дә Мурадьян урамындагы чиркәү күренеп тора, чаң тавышы да ишетелә. Һәм бу безнең өчен гадәти хәл. Кечкенәдән үк Түбән Камада татар, рус, башкорт, чуваш, мари һ.б. балалары белән уйнап үстек. Тату, дус идек. Республика җитәкчелегенең дөрес сәясәте нәтиҗәседер бу.
Президент Миңнехановның узган елның көзендәге фәрманы буенча, Казанда православие соборына нигез салынды, Болгарда ислам академия-се төзелә башлады. Моңа ике традицион диндәгеләр генә түгел, бар халык шатланды. Чөнки ике дингә дә тигез мөнәсәбәт республикабыз иминлеге нигезе ул. Президент Рөстәм Миңнеханов та бу ике төзелешне Татарстанда диннәр арасында һәм милләтара тынычлык булдыру, үзара килешеп-аңлашып яшәү буенча алып барыла торган курс үрнәге икәнен билгеләп үтте бит.
Безнең башка милләт яки дин кешеләре белән бүлешер нәрсәбез юк. Ә татары да, русы да, мөселманы да, христианы да бер гаиләдәй булып, саклар һәм яклар нәрсәләребез байтак: туган Татарстаныбыз, аның иминлеге, муллыгы, республикада яшәүчеләрнең тынычлыгы...
Гөлнур ГАЛИМОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев