Мусаның батырлыгын онытмыйбыз
Халык иҗаты йортында бөек татар шагыйре һәм патриот Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Фотода: Җиңүчеләрне бүләкләү мизгеле
Чарада шагыйрьнең иҗатын хөрмәтләү һәм аның әсәрләрен яңадан искә алу максаты куелды. Кичәнең төп өлешендә «Җиңү юллары» муниципаль конкурсының җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.
Муса Җәлил Оренбург өлкәсе авылыннан чыккан, әмма беренче танылуны Казанда ала. Ул Татарстан Язучылар берлегенең рәисе дә булган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Җәлил фронтка китә, ләкин яу кырында авыр яраланып әсирлеккә төшә. Ул фашистлар әсирлегендә – Моабит төрмәсендә дә яшеренеп кенә иҗат белән шөгыльләнгән, иң көчле әсәрләрен шунда язган. Әлеге әсәрләр хәзер бөтен дөньяга танылды һәм аның әдәби мирасына әверелде.
Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты сәхнәдә шигырьләр, биюләр һәм җырлар аша яңадан сурәтләнде. Анда катнашучылар, шагыйрьнең иң танылган әсәрләрен, шул исәптән «Кызыл ромашка», «Яшь ана», «Вәхшәт» шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сәнгатьле итеп укыдылар.
Әлеге кичәгә 205 гариза бирелсә дә, финалга бары тик 62 катнашучы чыкты, шуларның 35е җиңү яулады.
«Муса» музыкаль-шигъри күренеш (перформанс) бәйрәмнең кульминациясе булды. Аның режиссеры Марат Абдуллин иде. Ул шагыйрьнең әсәрләрен яңача, замана стилендә, сәнгатьле итеп күрсәтә алган.
Муса Җәлилнең әсәрләре балалардан алып олы буынга кадәр һәркемгә таныш, һәм ул әсирлектә язылган шигырьләре белән бөтен дөньяга танылды. Бу әсәрләр «Моабит дәфтәрләре»ндә тупланган һәм һәркемнең күңелендә патриотик рух уята.
Әлеге музыкаль кичә Муса Җәлилнең әсәрләрен яңадан искә алу һәм аның милләт тарихындагы урынын тагын бер кат ассызыклаган зур вакыйга булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев