Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мөселман өчен гыйлемнең әһәмияте

Бу дөньяда һәр мөселман өчен иң кадерле нәрсә — ул иман, чөнки имансыз үлгән кеше беркайчан да җәннәткә керә алмаячак.

Иманны югалтмас өчен аны саклап һәм куәтләп торырга кирәк, ә бу тик дөрес гыйлем алу юлы аша гына мөмкин. Белемнең әһәмияте һәм кирәклеге хакында Коръәннең күп аятьләрендә әйтелгән. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Үзенең сөекле пәйгамбәренә: «Раббым, белемемне арттыр, дип әйт!» — дип боерган («Таһә» сүрәсе, 20.114).

Шуңа игътибар итегез: пәйгамбәребез никадәр ярлы яшәмәсен, Раббыбыз аңа: «Байлык, муллык сора», — димәгән! Акча, мал-туар, зиннәтле өйләр бу дөнья байлыгы булса, белем — ул ахирәт байлыгы. Тагы да бер аятьтә Аллаһы Тәгалә: 

«И сез, иман китергән кешеләр! Аллаһка, Аның рәсүленә һәм сезнең арагыздан булган эш башлыкларына буйсыныгыз», дип боерган («Ниса» сүрәсе, 4.59).

Тәфсир галимнәре аңлатуынча, «эш башлыклары» — ул түрәләр һәм галимнәр. Түрәләр мөселманнарның дөнья эшләрен җиңеләйтү өчен куелган булса, галимнәр кешеләргә ахирәт эшләрендә ярдәм итә — намаз уку, зәкәт бирү, ураза тоту кебек гыйбадәтләрдә мөселманнарның сораулары туса, алар галимнәргә мөрәҗәгать итә. Ягъни, Үз коллары өчен гыйлемнең кирәклеген белеп, Раббыбыз бездән галимнәргә буйсынуны таләп итә. Аллаһы Тәгаләнең дини белемнәргә шундый әһәмият бирүе юкка түгел — гыйлеме булмаган мөселман күп нигъмәтләрдән мәхрүм кала. Шул нигъмәтләрнең берничәсен санап үтик. 

Беренчедән, мөселманнар гыйлемнәренә күрә Аллаһы Тәгалә алдында төрле дәрәҗәләрдә була. Коръәндә әйтелгәнчә, «Белгәннәр һәм белмәгәннәр бер тигез була аламыни?» — дип әйт («Төркемнәр» сүрәсе, 39:9).

Икенчедән, нидер өйрәнеп, шуны кешеләргә җиткергән мөселман Аллаһы Тәгаләдән зур савапларга лаек булыр. Мәсәлән, Коръәнне өйрәнгән кеше хакында пәйгамбәребез: «Сезнең арадан иң хәерлегез — Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга да өйрәткәнегез», — диде (Әл-Бохари җыентыгыннан).

Шулай ук пәйгамбәребез (саллалаһу галәйһи уәссәлам) үзенең кияве Гали ибн Әбү Талибка «Аллаһы Тәгалә синең аша бер генә кешене булса да туры юлга күндерсә, бу сиңа кызыл дөяләргә ия булудан да хәерлерәк булыр», — дигән. (Мөслим җыентыгыннан). 

Өченчедән, белем алган һәм аны тараткан кешенең гамәл китабы үзе үлгәч тә ябылмас. «Адәм баласы үлсә, аның гамәлләре өч очрактан башка туктап кала: дәвамлы сәдака, файда китерә торган гыйлем, үлгән ата-анасына дога кылып торган бала» (Мөслим җыентыгыннан). 

Дүртенчедән, гыйлем тараткан кеше өчен аның токымнары һәм укучылары гына түгел, ә башка җан ияләре дә Аллаһы Тәгаләгә дога кылыр диелә. «Һәр яратылган зат, хәтта диңгездәге балык та халыкны яхшылыкка өйрәткән кеше өчен истигъфар кылыр» (Әт-Тәбарани, Әт-Тирмизидән). Гыйлем алу, аны тарату файдалары хакында күпме сөйләсәк тә, санап бетерә алмабыз. Шушы әйткәннәрне генә булса да уйлап, дини белемебезне күтәрү өстендә эшләсәк иде. 

Укулар башлана 2 октябрь, дүшәмбе, иртәнге тугыздан укырга теләүчеләрне Үзәк мәчеттә беренче сыйныфларга кабул итү була.
Белешмәләр өчен телефон: 8-987-264-44-64.
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев