Ни гаҗәп, бүген мәчеткә ир-атларга караганда хатын-кызлар күбрәк йөри.
Мөхәммәд (сгв): «Хатыннарыгыз мәчеткә барабыз дисәләр, тыймагыз» дигән. Аларның мәчеткә йөрүләрен хуплагыз димәгән. Тыю белән хуплауның капма каршы төшенчәләр икәнен аңлыйбыз бит. Бу хәдиснең эчтәлегеннән сүзнең бүгенге кебек ярым-йорты гаиләләр турында түгел, ә бәлки ирле-хатынлы тулы гаиләләр турында барганлыгы аңлашыла. Ә...
Ни гаҗәп, бүген мәчеткә ир-атларга караганда хатын-кызлар күбрәк йөри.
Мөхәммәд (сгв): «Хатыннарыгыз мәчеткә барабыз дисәләр, тыймагыз» дигән. Аларның мәчеткә йөрүләрен хуплагыз димәгән. Тыю белән хуплауның капма каршы төшенчәләр икәнен аңлыйбыз бит. Бу хәдиснең эчтәлегеннән сүзнең бүгенге кебек ярым-йорты гаиләләр турында түгел, ә бәлки ирле-хатынлы тулы гаиләләр турында барганлыгы аңлашыла. Ә безнең хәлебездә, бу дөньяда ук җәннәттә яшисе килеп, иргә сабыр итә алмыйча аерылып, ялгыз җан асраучы, шуның белән үзен бәхетле санаучы хатыннарыбызга нишләргә соң? Бәлки имамнарга ялгыз хатыннар белән ирләрнең очрашу урынын мәчеттә түгел, башка урыннарда оештыру хәерлерәк булыр. Мәчет таныш-белешләр белән очрашып, хәл-әхвәл белешә, дөнья хәлләрен уртаклаша торган урын түгел, Ул - Аллаһ йорты.
Әгәр ышанучылардан булып, җәннәтләрне инкарь итүчеләрдән булмасалар, бу гүзәл затларга да имамнарның аларны ничек җәннәткә кертү турында кайгыртуларын көтеп тормыйча, ялгыз бабайларга хатын булырга, яки икенче, өченче, дүртенче булып кияүгә чыгу турында уйлый башларга вакыт җиткәндер. Чөнки икенче бер хәдистә: «Фарыз намазларын укып, фарыз уразаларын тотып, үлгәндә ирләре алардан канәгать булсалар, Аллаһ ул хатыннарга сигез җәннәт ишеген ачып куя», - диелгән. Моннан күренгәнчә, белем алуга бирелеп, ирләренә хезмәт итүне арткы планга күчерү һич ярамый. Хатын-кыз өчен Исламда ир хакы бала, әти-әни хакыннан өстенрәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев