Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мәчет – гыйбадәт кылу урыны

Татарлар турында күп мәкаль-әйтем бар, шуларның күпчелеге халкыбызны начар яктан сурәтли: «Татарның акылы төштән соң», «Татар бар җирдә, хәтәр бар», «Татар татарны ашар», «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә». Уйлансаң, чыннан да шулай бит. Сүзем кайбер милләттәшләремә тынгылык бирмәгән төзелүче яңа мәчет турында булыр.

Башта уйланыйк әле, җәмәгать, мәчет нәрсә ул һәм ни өчен кирәк? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аңа «намаз укый, гыйбадәт кыла торган йорт» дигән аңлатма бирелә. Ай, манарасы булган бина түгел, ә гыйбадәт кылына торган урын! Беренче мөселман мәчетенең дә нинди булганын һәм кайда салынганын кем белә? Ул Мәдинә янындагы Куба дигән урында салына, дүрт таяк өстенә пальма ботаклары ябылган кыяфәттә була. Мәчетнең максаты – кеше иманы, калебе турында уйланырга, чистарырга тырышырга тиеш. Әгәр дә ул үзгәрсә, димәк, миссия үтәлә.
35а микрорайонының «Ак Каен» мәхәлләсе Аллаһы йорты төзелүне 15 елдан артык көтте, чөнки гыйбадәт кылыр өчен фатир бирелсә дә, ул мәчет дәрәҗәсенә җитми. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов әйтүенчә, яңа проектны шунда яшәүчеләр ошата. Дөрес, манарасы башкача булачак. Әмма ул бар. Ә менә гөмбәз урынына, манарага ай сурәте һәм шамаил төшереләчәк икән. Димәк, манара да, ай да бар, дигәнне аңлата. Гомумән, планына карасаң, урнашкан урыны да яхшы, керү дә уңайлы. Барлык шартлар тудырылачак.
Ләкин әби-бабайлар яңа мәчеткә пенсияләреннән өлеш чыгарганда, кайбер милләттәшләр принципиаль рәвештә гөмбәз даулап хатлар яза башлаганнар. Шәһәр мэрына җитү аз булып тоелган, күрәсең, шау-шуны Татарстан дәрәҗәсенә күтәргәннәр. «Мәчетнең гөмбәзе булырга тиешме-юкмы?» дигән мәсьәлә, телетапшыруда җентекләп тикшерелде.
Оят түгелме безгә? Шундый матур эш башланмас борын, аңа аяк чалу дөресме? Мәчет төзелешенә 80 миллион сум кирәк булачак, гөмбәзе исә үзе тагын берничә миллион тора, диләр. «Нур» мәчете тугыз ел буе салынганын исәпкә алганда, бинасын гына булса да тизрәк өлгертәсе иде. Әлегә 7-8 миллион сум гына җыелган. Вакытны әрәм итмичә, шул ук ватанпәрвәрләр, хәйриячеләр табарга ярдәм итсәләр, файдалырак булмасмы? Аннары күңелең гөмбәз тели икән, үз акчаңа ясат син аны! «Ил белән этәргәч, тау күчкән», ди халкыбыз. Шаулап ятмыйк, җәмәгать, төзетик гыйбадәт кылу урынын. Татарлар турындагы ямьсез мәкальләр, мәкаль булып кына калсын. Бердәм, күркәм холыклы, дус булып яшик!
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев