Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Лагерьда күңелле ял

24 июньнән 11 июльгә кадәр «Заря» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Туган як» профильле смена эшләде.

Биредә ял иткән балалар бик күп уңай хис-тойгылар һәм тәэсирләр белән таралыштылар. 

Йөздән артык бала ялларын кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрде. Актив ял итүдән тыш, алар дин сабакларын өйрәнде — әйдәманнар аларга Коръән сүрәләрен үзләштерергә ярдәм итте. 

«Туган як» профильле лагерьның төп максаты — балаларның ялларын традицион татар кыйммәтләре нигезендә оештыру. Биредә хезмәт белән тәрбияләү, догалар өйрәнү, спорт уеннары һәм әлбәттә инде балаларны чын күңелдән үз итү, ярату беренче урында. Профиль сменасында башка лагерьлардан аермалы буларак, кызлар һәм малайлар өчен барлык чаралар да аерым үткәрелә. Вожатый апа-абыйлары да аниматор вазыйфасын үтәмиләр, барысын да балалар үзләре уйлап табып оештыра. Әйдәманнар көн тәртибенең үтәлешен һәм тәртипне күзәтәләр. Дөрес, ял итүче балалар чыр-чуыннан һәм активлыгыннан лагерь территориясе гөрләп тора. Шул ук вакытта, медицина хезмәткәре сүзләренчә, «Туган як» башка сменалар белән чагыштырганда тыныч, төрле күңелсез очраклардан башка уза. Әйе, биредә шау-шулы дискотекалар уздырылмый, тик шулай да балалар күңелсезләнеп утырмый. 

«Туган як» профильле смена әле формалашып кына килә һәм елдан-ел камилләшә бара. Әти-әниләрдән кабул ителгән гаризаларга караганда, ул инде бик кирәкле һәм әһәмиятле. Сменага гаризалар кабул итү турында мәчеттә иртәнге намаз алдыннан игълан ителгән иде, төшке ашка инде урын калмады. 

«Туган як» — рухи кыйммәтләр, традицияләр һәм туган якка мәхәббәт пропагандаланган профильле смена. Болар барысы киләчәктә үсеш алачак һәм безнең җәмгыятьне көчле рухлы, игелекле һәм эш сөючән кешеләр белән ныгытачак дигән өмет бар.

Сәхифәдә Ф. Кадыйров фотолары кулланылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев