«Күршеләрегез белән яхшы мөгамәләдә булыгыз»
Ислам дине кешенең үз-үзенә, икенче кешегә һәм башка жан иясенә, Аллаһ Тәгалагә булган мөнәсәбәтен жайга сала.
Бу дөньяда кеше ялгыз яшәми, кемгәдер күрше була. Күршесе кем булуына карамастан, мөселман аның белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш, чөнки бу җәмгыятьнең имин, нык, тыныч булу шарты. Коръәндә һәм хәдисләрдә күршелек хакында еш телгә алына. Мәсәлән, Коръәндә: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичбернәрсәне тиңдәш тотмагыз: ә ата-аналарга, якыннарга, ятимнәргә, ярлыларга, якындагы күршегә, дустыңа, юлчыга, уң кулларыгыз хужа булганга — изгелек кылыгыз! Чынлыкта, Аллаһ тәкәббер, мактанчыкларны яратмый», диелә. («Хатыннар» сүрәсе, 36). Ә бер хәдистә: «Миңа Жәбраил күрше хакында шулкадәр күп киңәшләр бирде ки, хәтта мин күршегә мирас хакы да билгеләнер дип уйладым», дип күрше хакы күрсәтелә. (әл-Бохари һәм Мөслим риваять иттеләр). Ягъни, күршегә шулкадәр яхшы мөгамәләдә булырга кирәк ки, ул үзен синең якын туганың кебек хис итсен. Икенче бер хәдистә болай диелә: «Кешенең бәхете — изге күрше, тыңлаучан ат, иркен өй» (Әхмәт риваять итте, сахих хәдис).
«Дусларның Аллаһ алдында иң яхшысы — дустына карата иң яхшы булганы. Күршеләрнең Аллаһ алдында иң яхшысы — күршесенә карата иң яхшы булганы» (әт-Тирмизи, Әхмәт риваять иттеләр, сахих хәдис).
Ибн Мукаффәг дигән изге сәләфнең күршесе бурычын кайтарыр өчен өен сатарга булган. Бу вакыт Ибн Мукаффәг шул өйнең күләгәсендә утырган икән. Шушы яңалыкны ишеткәч, ул: «Әгәр күршем бурычы аркасында өен сатарга булган икән, мин аның өенең күләгәсе хакын үти алмаганмындыр», —дип, барып күршесенең бурычын түләгән.
Татар халкында «Күрше хакы — Тәңре хакы» дигән әйтем бар. Балачактан ислам динендә тәрбияләнгән ата-бабаларыбыз күрше хакының зур булуын яхшы аңлаганнар.
Күрше хакын кайгыртмаган кеше олы гөнаһ кыла һәм үзен Аллаһ Тәгаләнең жазасына дучар итә. Пәйгамбәребез (саллалһу галәйһи вәссәлам) көндезен уразалар тотып, төннәрен нәфел намазлар укыган, ләкин күршеләрен теле белән рәнҗеткән хатын турын да әйткәч, ул аның хакында: «Ул утка эләгәчәк!» — дигән, Аллаһ сакласын! (Әл-Бохари, Әхмәт риваять иттеләр).
Беркөн пәйгамбәребез (саллалһу галәйһи вәссәлам) : «Аллаһ белән ант итәм, иманга килмәс!» — дип, өч мәртәбә кабатлаган. Моны ишеткәч, сәхабәләр аптырап: «Кем, и Аллаһның илчесе?» — дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Кемнең күршесе аның явызлыкларыннан имин түгел шул!» — дип җавап кайтарган. (Әл-Бохари риваять итте).
Мөселман кешесе күршесенең нинди хәлдә булуын кайгыртып торырга тиеш:
«Үзенең тамагы тук вакытта янындагы күршесе ач булган кеше мөэмин түгел», — диде пәйгамбәребез (саллалһу галәйһи вәссәлам) (Әт-Тирмизи, Әхмәт риваять иттеләр, сахих хәдис).
Күргәнегезчә, безнең күршеләребезнең никадәр хаклары күп икән! Кызганыч, бүгенге көндә күп мөселман күрше хакын аңлап җиткерми һәм иң якын күршеләре белән дошманлашып яши. Еш кына күршебез белән дошман булмасак та, аңа мөселман буларак тиешле бурычларыбызның яртысын да үтәмибез! Кыямәт көнендә күршеләребез бездән хакларын таләп итә башласа, жавап бирә алырбызмы — шуны уйлап яшик!.. Күршегез кяфер булса да, ана карата гадел булыгыз — бәлки сезнең эшләрегез һәм яхшы мөгамәләгез аның күңелен йомшартыр һәм ул ислам динен кабул итәр. Габдуллаһ ибн Гамрнең күршесе яһүди булган. Габдуллаһның гаиләсе сарык суйган вакытта, ул: «Безнең яһүди күршегә дә ит бирдегезме?» — дип сорый торган булган.
Аллаһ Тәгалә безгә динебезне яхшы өйрәнеп, күршебезгә чын мөселман буларак яхшы мөгамаләдә яшәргә насыйп итсен. Бу дөнья вакытлыча гына, ниндидер тавыклар, казлар, савыт-саба, бер метр жир өчен күршегез белән арагызны бозмагыз, тавышка зарланса, үчләшмәгез.
Фотолар шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев