Кунаклар кабул иттеләр
Шәһәргә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, Мөхәммәд Али пәйгамбәрнең токымы Шәех Магмун ар-Рави килде.
27 февральдә шәһәребездә уңышлы гына эшләп килгән «Тәхфиз» Коръән өйрәнү үзәгенә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин белгече, Дубай халыкара изге Коръән премиясенең Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Коръән буенча иң югары дәрәҗә иясе, Мөхәммәд Али пәйгамбәрнең токымы Шәех Магмун ар-Рави килде.
Кунаклар Түбән Кама Коръән уку үзәге эшчәнлеге, укытучылар составы белән таныштылар. Үз-үзләрен яхшы тотулары һәм Коръәнне ятлауда тырышлыклары белән аерылып торган балалар хөрмәтле кунаклар тарафыннан имзаланган Мактау кәгазьләре, шулай ук меценатлардан кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Шул ук көнне Үзәк мәчеттә югарыда телгә алынган делегация һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары белән очрашу узды. Камил хәзрәт МХОда булучыларның туганнарына ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләде. Хәзрәтнең вәгазен Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков та хуплады. Ул бик ихлас күңелдән алгы сызыктагы хәрбиләрнең үзара ярдәмчел булулары турында сөйләде. Өстәл артында күз яшьләрен сөртә-сөртә аларны әниләр һәм туганнары тыңлады. Чарага төрле милләт һәм конфессияләрдән 90 кеше килде. Ирина Желтышева сүзләренчә, ул бу очрашуга һәлак булган Владислав Трутневның «крестная» әнисе буларак килгән һәм бу чара аңа аеруча ошаган. Чыгыш ясаучылар русча да, татарча да сөйләштеләр, ләкин ул барысын да аңлады, чөнки Аллаһка чын күңелдән мөрәҗәгать итү тәрҗемә итүне таләп итми. Бүген мәчеттә иң ихлас догалар яңгырады — аналарның уллары өчен догалары.
Түбән Кама мөхтәсибәте мондый очрашуларны еш үткәрә. Хәзрәтләр Коръән укыйлар, күңелләрен тынычландыра торган вәгазьләр сөйлиләр, бу дөньядан киткәннәргә һәм тереләргә дога кылалар. Чара кунакларны сыйлау белән тәмамлана. Һәлак булган солдатның әнисе Миңнегөл Фәйзуллина барлык җыелучылар исеменнән оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм мондый очрашулар авыр кайгыны кичерергә ярдәм итә, диде. Түбән Кама шәһәре һәм районы имам мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов чараның төп максатын — якыннарын югалту ачысын уртаклашу һәм туганнарының өйләренә кайтуын көтүчеләрнең йөрәкләрен ныгытуны әйтте.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев