Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Өмет

Коръән укучылар бәйгесе

Ай башында Түбән Камада балалар өчен Коръән укучылар бәйгесе узды.

Бу юлы ул шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында оештырылды. Зур залда — малайлар, кече залда кызлар Коръән укыды. Бәйгедә барлыгы йөздән артык бала катнашты. 

Конкурс җиде номинациядә узды: Коръәнне китаптан карап уку, яттан уку. җиде яшькә кадәр булган балалар үзләре теләгән сүрәләрне яттан сөйләү һ.б. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы дүрт җүзен яттан өйрәнү балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә авыр бирелә. Ул сәләтле балаларны тәрбияләү, аларның уку процессын оештыру һәм Коръәнне ятлау өчен шартлар тудыру буенча күпьеллык хезмәт белән ирешелә. Шәһәребез бу юнәлештә уңышлы гына эшли башлады һәм киләчәктә үзенең халыкара дәрәҗәдәге Коръән белгечләрен тәрбияли алачак дигән өметләребез зурдан. Түбән Кама шәһәре һәм районы имам мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов үз чыгышында, Коръәнне өйрәнү дәрәҗәсенең үсүе ата-аналарның һәм тәкъва әбибабайларның догаларының җимешләре булуын әйтеп үтте. Аның фикерен жюри әгъзасы, Коръән һәм сөннәт мәсьәләре буенча Бөтендөнья оешмасы вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров та хуплады. Ул 20 ел элек Беренче Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесен оештыруда катнашуын һәм анда Хәлил Хәйбрахмановның җиңүен искә төшереп үтте. Белгәнегезчә, бүген Хәлил Коръән-хафиз һәм дәрәҗәле хәзрәт.

Түбән Камада Коръән укучылар конкурсының даими үткәрелеп килүе аның дәрәҗәсе зур булуын һәм әлеге чарага шәһәр халкының битараф булмавын күрсәтә.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев