Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Корбан чалу — Аллаһка якынаю

Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне быел 28 июньгә туры килде — бу Корбан бәйрәме көне.

Корбан дигән сүз гарәпчәдән «якынаю», «Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә якынаю» дигәнне аңлата. Бу бәйрәмнең әһәмиятен тояр өчен, Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль тарихына күз салыйк. Ибраһим пәйгамбәрнең олыгайганчыга кадәр баласы булмый. Ул гомере буе нәселендә бала булуын тели. Олыгайган көнендә Аллаһ Тәгалә аңа Исмәгыйль исемле бала бирә, аннан соң Исхак туа. Ибраһим пәйгамбәр әйткән сүзе буенча, үзенең улын корбан итеп китерергә тиеш була. Аллаһ Тәгалә, аның ризалыгын күреп, баласын корбан итеп китерүдән туктата һәм аны корбан сарыгы белән алыштыра. 

Корбан чалган кешегә Аллаһ Тәгалә бик күп әҗер-саваплар бирә. Хәдисләрдә «корбан сарыгы җәннәткә алып керә», яки «корбан ителгән хайванның каны җиргә төшкәнче үк, кешенең гөнаһлары кичерелә» дип әйтелә.

Әлеге зур бәйрәм уңаеннан хаҗ сәфәренә киткән Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам мөхтәсибе Сәлих хәзрәт Ибраһимов түбәнкамалыларга котлауларын видеоязмада җиткерде. Түбән Каманың үзәк мәчетендә җыелганнарны Булат хәзрәт Баһаветдинов тәбрикләде һәм үзенең бәйрәм вәгазендә игелекле эшләр башкарырга чакырды. Намаз укыр алдыннан Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин бәйрәм белән котлады һәм үзара аңлашу, мәхәббәт, тынычлык һәм иминлек теләде. 

Бәйрәм намазын укыганнан соң корбан чалу башланды. Мәчет янында алдан бирелгән гаризалар буенча сарыклар китереп куелган иде. Махсус җиһазландырылган урында корбан малларын сую да оештырылды. Гадәттә корбан итенең өчтән бер өлешен мохтаҗларга тарату киңәш ителә. Моның өчен мәчетнең үзендә зур суыткычлы кабул итү пункты бар, теләгән һәркем анда мохтаҗларга дип бүленгән өлешен калдырып китә ала. Түбәнкамалылар ярдәме белән ел саен бер ярым тонна яңа ит җыела, соңрак ул ит мохтаҗларга, ятимнәргә таратыла. 

Мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете бәйрәме шәһәребезнең «Гаилә» паркында дәвам итте. Биредә балалар чыгышлары, бәйрәм сәүдәсе, осталык дәресләре, төрле бәйгеләр һәм чаралар гөрләде. 

Корбан чалу өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә мөселманнар туганнарының, дусларының хәлләрен белешеп, бер-берсенә кунакка йөрешә. Һәркайсыбыз тирәбездәге мохтаҗларга, физик кимчелекләре булганнарга, ятимнәргә игътибарлырак булсак иде. Кылган гамәлләребез, бар мөселман өммәтенә файда китерсен! Аллаһ Тәгалә белеп кылган һәм белми кылган гөнаһларыбызны гафу итеп, ахирәттә дә вәгъдә иткән җәннәтләренә керергә насыйп итсә иде. Әмиин!

Фәнис Кадыйров

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев