Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Өмет

Корбан бәйрәме

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә.

Быел бу бәйрәм 6 июньгә туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. 

Корбан гаете Ибраһим пәйгамбәр (галәйһиссәлам) белән булган вакыйгага барып тоташа. Аллаһ Тәгалә аңа башта Исмәгыйль исемле улын корбан итәргә боера, соңыннан аның Аллаһ әмерен үтәргә әзер булуын күргәч, улы урынына сарык чалырга куша. «Һәм Без аны (Исмәгыйльне) олы корбан белән алыштырдык» (37:107). 

Һәм мөселманнар бүген Аллаһ әмерен үтәп, Ибраһим пәйгамбәргә ияреп, корбан чалулары белән үзләренең Аллаһка буйсынуын, Аллаһ өчен зур корбаннарга әзер булуларын күрсәтә. 

Корбан ителә торган хайванның төп өч тән өлешенә игътибар итәргә кирәк: колак, борын, койрык. Нәкъ шушы тән өлешләрендә еш кына җитешсезлекләр була. Мал чатан, сукыр, нык чирле һәм ябык булмаса, аны корбан итеп чалырга мөмкин. 

Корбанлык хайван төрләренә килгәндә, сарык, кәҗә, сыер, буйвол, дөя малларын корбан итеп чалырга була. Аларның ниндидер бер җенестә булуы шарт түгел. Корбанлык өчен сыер яки үгез ике яшькә житәргә тиеш, яшьрәк булса — ярамый. Сарыклар исә бер яшьтән дә ким булмаска тиеш. Әмма алар җиденче ай белән барып, гәүдәгә зур булсалар (ягъни, мәсәлән, аларны бер яшьлек сарыклар өеренә җибәреп, зурлыклары буенча бүтәннәрдән аерып булмаса), ул чакта андыйларны да корбанга китерергә мөмкин. 

Корбан чалучы кеше: 

  • итне үзе гаиләсе белән ашый ала; 
  • башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин; 
  • итне гаиләсе өчен калдыра.

Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш. 

Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев