Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Өмет

«Изге ният белән гамәл кылыйк!»

Рамазан ае – бик бәрәкәтле булган гыйбадәт ае. Бу айда күк капкалары ачылып бөтен галәмгә Аллаһының рәхмәте тарала.

Рамазан аенда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап башка айларга караганда күбрәк бирелә һәм Адәм баласының гөнаһлары кичерелә. Бу айда Адәм баласына ураза тоту йөкләтелә һәм гозере булмаган һәркем бу айда ураза тотарга тиеш.

Бүген кайберәүләр, юктанбар сәбәп табып, ураза тотмаска тырыша. Әлбәттә, гозере, тиешле сәбәбе булса ураза тоту мәҗбүри түгел, хәтта тыела да. Ләкин ураза тотмауның сәбәбе булып Аллаһы тәгаләне сөю түгел, бәлки дөньяны сөю торса – монысы акларык сәбәп түгел. Кайберәүләр эшем авыр, ураза тотарга көчем житми дип зарлана. Минем ураза тотасым бар, шуңа күрә авыр эш эшли алмыйм, дип әйтми бит. Димәк, аңа авыр эш уразадан кадерлерәк.

Кайберәүләр авыруларын сәбәп итеп уразаларын калдыралар, әмма тәмәке тарту, хәмер эчү кебек тыелган һәм сәламәтлеккә зыяны уразадан да ныграк булган гадәтләрен ташламыйлар. Бер дә: «Сәламәтлеккә зыян килә», – димиләр бит. Инде уразаларын тотмасалар да, хәтта начар гадәтләрен генә ташласалар да үзләре өчен хәерле булыр иде.

Ураза дәвалану, фигура матурлау яисә башка дөньяви максатларны күздә тотып башкарылырга тиеш түгел. Ураза Аллаһының ризалыгын өмет итеп кенә башкарылырга тиеш. Чөнки бер кодси хәдистә Аллаһы тәгалә үзе үк: «Ураза – Минем өчен», – ди, адәм баласына ураза турында махсус мөрәҗәгать итә һәм аны ураза тотучылар өчен генә бирелә торган махсус әҗер-саваплар белән сөендерә.

«Жәннәттә бер ишек бар, ул әр-Раян дип атала. Кыямәт көнне аннан ураза тотучылар гына керер, алардан башка һичкем кермәс. Әйтелер: «Кайда ураза тотучылар?» – дип һәм алар ишеккә килеп торырлар. Алардан башка һичкем бу ишектән кермәс. Һәм алар кергәч ишекләр ябылыр, алардан башка бу ишекләрдән беркем дә кермәс». Бу хәдисне белмәүчеләр дә сирәктер.

Ураза тоту кешенең иманыннан тора. Иманлы кеше деньяның вакытлыча, ә ахирәтнең мәңгелек икәнена ышана. Шуңа күрә ул дөньясы өчен тырышса да ахирәтне өстен куя. Аның өчен эше калу, төрле гадәтләрен ташлау авыр түгел, киресенчә, уразасын, намазларын һәм башка гыйбадәтләрен калдыру авыр.

Рамазан аенда ул вакытын тагын да ныграк гыйбадәтләргә сарыф итә һәм ул Рамазан аеннан иманы куәтләнеп, тәкъвалыгы артып чыга. Аллаһы тәгалә үзенең колларына битараф түгел. Ул Үзенең колына Рамазан аенда ай буе ураза тотуны йөкли, әмма сәбәпләре булган кайбер кешеләрне ураза тоту мәшәкатеннән азат итә, хәтта ураза тотучыларга да ураза тотуны җиңеләйтә. Ураза тотучыга жиңеллек булсын өчен аны котыртып тора торган шайтаннар богауланалар, аның өчен Җәннәт ишекләре ачыла һәм Җәһәннәм ишекләре ябыла.

Ураза тотуның фарызлары булып ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелу тора, әмма кеше бу айда шулай ук үзенең бөтен начар гадәтләреннән тыелырга тиеш. «Бер кеше ялган сүзне куймаса һәм аның белән эш кылса, ул кешенең ашамый, эчми торуы Аллаһы Тәгаләга һич кирәк түгел» (хәдис).

Аллаһы тәгаләнең рәхмәтенә омтылган мөселман Рамазан аен көннәрне санап көтеп тора. Ураза тотып кеше, беренче чиратта, үзенең ризыкка һәм якынлык кылуга булган нәфесен тыя. Монда сүз харам ризык һәм зина турында бармый, бәлки Адәм баласының хәләл ризыктан һәм үзенең хатыны белән булган хәләл якынлык кылудан тыелуы турында бара.

Шулай итеп ул Раббысына булган иманын ныгыта, боерылган очракта хәрамнан гына түгел, хәтта хәләлдән дә тыела алганын раслый. Ул моны үз-үзенә раслый һәм шулай итеп аның яхшы якка үзгәрергә ышанычы арта, ныгый. Кеше бөтен холкы, табигате белән Аллаһыга юнәлә, гыйбадәтен арттырып кына калмый, ул начар гадәтләрен дә ташлый, башкаларга начар сүз әйтми, начар сүз әйткәннәргә җавап кайтармый, ягъни, без ничек кешене үрнәк, иң камил дәрәҗәдә итеп күрергә телибез, бер ай буе ул шулай булырга тырыша.

Рамазан аенда ихлас күңеленнән ураза тотучының тәне, күңеле пакьлана. Аллаһы тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән садакаларыбызны кылсын, кимчелек-хаталарын гафу кылсын, күңелләребездә нинди изге теләкләребез, изге ниятләребез булса, шуларга ирешергә, иманга яңа килүчеләребезгә иманнарын куәтләргә, гыйлем эстәүчеләргә хәерле, файдалы гыйлемнәр алырга насыйп әйләсен, балаларыбызга изге ният белән гамәл кылып киләчәктә хәерле балалар булуларын насыйп кылсын, үзебезгә сабырлыкны, күркәм холыкны, ихтирамны, күркәм мөгамәләне юлдаш кылсын иде, әмиин.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев