Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Изге айда – изгелекләр белән

2020 елның 25 августында Үчкә авылында Аллаһының рәхмәте белән, барлык авыл халкы ярдәмендә, Миңнехәй хәзрәт җитәкчелегендә, бик матур, күркәм мәчет ачылды.

Шуннан бирле мәчеттә ел саен Рамазан аенда авыз ачтыру, ураза тотучыларны сыйлау гадәте яшәп килә.

Авылның иң актив хатын-кызлары чын күнелдән азык-төлек сатып алып, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын әзерлиләр. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын! Мәҗлесләргә авыл халкы җыела. Миннехәй хәзрәт вәгазь һәм догалар укый, ә Әнфис Кәлимуллин азан әйтә. Мондый ифтар ашларының берничәсенә мин дә чакырулы идем. Авыз ачып, намаз укыганнан соң, ураза тотучылар өстәл янында берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйланып, үзара аралашып, хәлләрен белешеп әңгәмә корып та утыралар.

Изге айда гына түгел, ел буе бер-беребезне хөрмәт итеп, гайбәтләр сөйләшмичә, күбрәк яхшы гамәлләр кылып яшәсәк иде!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев