Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Бердәмлек үрнәге

Ислам фәннәре арасында шундый фән бар — ул сира фәне. Сира — Мөхәммәт пәйгамбәребезнең (саллалаһу галәйһи вәссәлам) тормыш юлын, биографиясен өйрәнә торган фән.

Һичшиксез, бу ислам динендәге иң мөһим, иң әһәмиятле фәннәрнең берсе. Аллаһка ышанган, кыямәт көнендә Аллаһның рәхимлелегенә һәм җәннәтенә өметләнгән кешегә шул максатына ирешү юлын аңлата. Пәйгамбәребезнең тормыш юлы һәм динебезнең иң дәрәҗәле, иң олуг кешеләре — сәхабәләре тормышы үрнәгендә. Кем җәннәткә омтыла — сира фәнен өйрәнеп, пәйгамбәребез тормышы үрнәгендә, үз тормышын да шулай алып барырга тырышсын. 

Мөселманнар тормышында булган олуг бер вакыйга — Табуг сугышы турында сөйләп китербез. Хиҗри календаре буенча тугызынчы елның рәҗәп аенда була бу поход. Аны икенче төрле «авырлык походы» дип тә атыйлар. Чөнки бу сугыш вакыты мөселманнар өчен авыр вакыт була. Корылык, ачлык һәм малларның аз вакыты. Өстәвенә, барасы юл да бик ерак. Походның сәбәбе — Византия патшасы Ираклий Гарәп ярымутравында мөселманнарның бердәм булып, ныгып китүләрен күреп һәм үзләренә куркыныч тууын аңлап, 100 меңлек гаскәр җыя.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (саллалаһу галәйһи вәссәлам) ислам динен яклап калу максатыннан гаскәр туплый башлый. «Кем мөселман гаскәрен туплауда, тәэмин итүдә ярдәм итә — сезгә җәннәт булыр», — ди. 

Ә сәхабәләр моңа ничек карый соң? Пәйгамбәребез имам булып басып малларын садака итеп бирергә өндәгәч, Гомәр ибн Хаттаб әйтә: «Шушы игълан булгач, бераз җыйган акчам бар иде, ярты малымны алып, Әбүбәкердән уздырам дип, пәйгамбәребез янына ашыктым», — ди. Пәйгамбәребез Гомәрдән гаиләсенә күпме калдыруын сорагач — «яртысын калдырдым» ди. Озак та үтми Әбүбәкер (рг) бар малын алып килә, аннан Мөхәммәт (саллалаһу галәйһи вәссәлам) гаиләсенә нәрсә калдырганын сорагач, ул «Аллаһны һәм аның илчесен калдырдым», — ди. Госман (рг) 300 дөя җигеп, тулысынча әзерләп, өстәвенә 1000 динар алтын акча китереп бирә. «Шушы көннән соң Госман ни генә эшләсә дә, ул аңа зыян китермәс, бу изгелеге барысын да каплар», — ди. 

Хатын-кызлар да бик тырыша. Айшә (рг) йортында уртага җәймә җәяләр дә, алтыннарын, балдак-йөзекләрен салалар. 

Ә мескен фәкыйрьләр нишли? Ул заман ярлыларын бүгенге көндә ярлы дип саналучылар белән чагыштыра торган да түгел. Фәкыйрьләрнең көндәлек ашар ризыклары да булмаган. Алар шушы изге гамәлдә катнашыр өчен базарга чыгып, йөк ташучы була. Эшләп акча ала да — садака итеп бирә. 

Ә бөтенләй берни эшли алмаганнар, йөк ташу хәлләреннән килмәгән сәхабәләр Мөхәммәт пәйгамбәр янына килеп, «Син безгә чиратлашып барырлык булса да дөя бир, корал бир», — дип үтенәләр. Тик дин юлында хезмәт итәргә бик теләсәләр, кайгырсалар да, бу сәхабәләрне ерак походка алып бармыйлар. Мондый фәкыйрьләр җиде кеше була. Аларның берсе садака бирә. Ничек итеп дисезме? «Мин кайткач үземә явызлык кылган кешене гафу итәм, ул миннән садака итеп кабул ителсен», — дип дога кыла. 

Бу дөньяда барысы да кала — бары тик изге гамәлләр генә ахирәткә күчә. Аз гына биргән садаканың файдасын күрәчәксең.

Тәбуг сугышына 30 мең кеше җыела. Ерак аралар узып, Тәбуг җирлегенә барып җитәләр. Берничә көн басып торалар. Ләкин дошман гаскәре килми дә хәтта. Аллаһ мөселманнарга сугышмыйча, җиңү бирә. Менә шушы вакыйгадан мөселманнар дөньясы, ислам дине тагын да көчәеп китәләр. Аллаһ өммәткә, халыкка бердәм булып, барысы бергә кайгырганда гына алга китеш, дәрәҗә бирә.

Булат Бәһаветдинов
Фото https://vk.com/muhtasibat_nk сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев