Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Балалар «хәзинә» эзләде

15 октябрьдә Түбән Каманың «Ихлас» рухиәхлакый тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәллам) пәйгамбәрнең биографиясе буенча уен үткәрелде.

Чара Рабигыль-әүвәл аеның соңгы көнендә узды. Узган елларда Түбән Камада традицион рәвештә бу темага интеллектуаль викторина үткәрелә иде, быел ул бераз үзгәртелеп, заманчалаштырып, квест-уен тәртибендә оештырылды. Балаларга сораулар бирелде, алар җавапны табар өчен ачкыч эзләделәр һәм шушы ачкычлар ярдәмендә «хәзинә» таптылар. 

Уенда сигезәр кешедән торган сигез команда катнашты. 64 малай «Ихлас» территориясендә 64 биремгә ачкыч тапты. Билгеле кайбер сораулар җиңел булса да, авырлары да байтак иде. Җавап табылмаган очракта «штраф» каралган. Балалар бергәләп бер физик күнегү башкарырга тиеш иделәр. 

Һәр команданың үз вожатые булып, ул җавап эзләүдә ярдәм күрсәтте, этәргеч бирде. Балаларның чын күңелдән уйнауларын, җавап табарга тырышуларын күзәтү үзенә бер рәхәт иде. Аларны хәтта начар һава торышы да куркытмады.

Барлык сигез биремне үтәп, квестта катнашучылар кыска «Клад/хәзинә» сүзенә юлыктылар. «Хәзинә» сүзе күбрәк матди байлыкны күз алдына китерә. Әмма кыямәт көнендә башка төр хәзинә җәннәткә керергә ярдәм итәчәк. Бу чараның да максаты — кешенең тормышында рухи кыйммәтләр: белемгә нигезләнгән иман һәм мәхәббәт төп роль уйнаганын ассызыклау иде. Һәм әлбәттә уен «Ихлас»- ның җылы бинасында тәмле ризыклар һәм кайнар чәй эчү белән тәмамланды. 

А. Зәбиров фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев