Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Зарыбызны депутат ишетте

Моннан бик күп еллар Мәктәп бульвары, 8 йорт районында «Водоканал» хужалыгы эшчеләре авариядән соң җылылык торбаларын ремонтлаганда «бүләк»кә өч зур чокыр калдырып киттеләр.

Дөрес, алар ул чокырларны кышын бетон белән каплаган булдылар. Тик яз житүгә чокырлар утырып, язгы кар суларыннан һәм яңгырлардан соң ишегалдында баткак белән тулган зур күлләвек җыела торган булып калды.
Инде ничә ел, бу чокырларны яңадан бетон белән каплауларын сорап, кемнәргә генә язып карамадык, нәтиҗә булмады. Урамыбызны төзекләндерүләрен көтеп җиткерә алмыйча кайбер ветераннарыбыз – шәһәрнең мактаулы гражданнары бакыйлыкка күчтеләр. Ясалма күл тирә-яктагы яшәүчеләрнең кәефен бозу белән беррәттән, «Ашыгыч ярдәм» машинасы өчен дә киртә булып тора бирде. Бу хәлдән котылыр өчен мин, соңгы чиктә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать итәргә булдым.
Аңа зур рәхмәт, бер язуым җитте, инде ничә еллар урамыбызны бозып торган чокырны күмеп, асфальтлап куйдылар. Алай гына тугел баскыч мәйданчыгын да ремонтлаганнар. Депутат булгач шундый булсын, узенең сайлаучыларының үтенечләрен аяк астына салып таптамасыннар иде.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, ТРның сәламәтлек саклау министырлыгы ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев