Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Заман турында уйланулар

Вакытлар үтә, иске ел артыннан яңасы килә, шуның белән беррәттән замана да үзгәрә, анда яшәүче кешеләрнең тормыш рәвеше, җәмгыятьтә тоткан урыны, уй-фикерләре дә үзгәреш кичерә. Безнең әби-бабайлар яшәгән заманда туганлык хисе, бер-береңә һәрвакыт ярдәм кулы сузу, бердәмлек, тапкан малыңны башкалар белән бүлешә белү кебек сыйфатлар өстенлек иткән. Ул чорда Интернет,...

Вакытлар үтә, иске ел артыннан яңасы килә, шуның белән беррәттән замана да үзгәрә, анда яшәүче кешеләрнең тормыш рәвеше, җәмгыятьтә тоткан урыны, уй-фикерләре дә үзгәреш кичерә.
 
Безнең әби-бабайлар яшәгән заманда туганлык хисе, бер-береңә һәрвакыт ярдәм кулы сузу, бердәмлек, тапкан малыңны башкалар белән бүлешә белү кебек сыйфатлар өстенлек иткән. Ул чорда Интернет, планшет, ноутбук түгел, хәтта, күпләрнең гади генә өй телефоны да булмаган. Шуңа карамастан, әби-бабайларыбыз дөрес тәрбия дә, кирәгенчә белем дә алганнар.
 
Хәзер аларның сөйләвеннән шуны аңлыйм: ашарларына, киярләренә җитмәсә дә, алар рухи яктан бай булганнар. Милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап кала алганнар. Сабан туе бәйрәмнәрендә, туйларда, туган көннәрдә алар магнитофоннан музыка тыңлап утырмаганнар, ә үзләре биеп, җырлап, такмак әйтешеп, уеннар уйнап күңелләрен күтәргәннәр.
 
Әти-әниләребез яшәгән чорда исә яшьләргә хөкүмәт тарафыннан төрле мөмкинлекләр тудырыла башлаган. Мисал өчен, пионер лагерьлары оешкан. Әти-әнием сөйләвеннән аларның кызыл төстәге галстуклар, баш киемнәре киеп, значок-лар тагып йөргәннәреннән хәбәрдар. «Бик кызык, күңелле иде пионер лагеренда. Пионер киемнәрен киеп йөрү үзе генә дә бер рәхәтлек бирә иде», - дип сөйли әнием.
 
Алар үз чорының ватанпәрвәр яшьләре булганнар, бер-берсенә ярдәм иткәннәр һәм моның өчен җавап итеп, берни дә көт-мәгәннәр. Әлбәттә, боларның барысына да шул лагерь, оешмалар зур йогынты ясаган. Димәк, алар юкка гына оешмаган, аларның файдасы кешеләрнең яшә-ешендә үз урынын тапкан. Хәзерге чорны без «цивилизация», «компьютерлаштыру» чоры дип атый алабыз. Чөнки бүгенге көндә һәр гаиләдә диярлек Интернет, компьютер бар. Барыбызның да диярлек, хәтта, беренче сыйныфка укырга килүче сабыйның да кулында кыйммәтле телефоны бар.
 
Әлбәттә, заманча техноло-гияләрнең файдалы яклары да юк түгел: әби-бабайларыбыздан аермалы буларак, без Интернетка кереп, тиз арада үзебезгә кирәкле мәгълүматны таба, навигаторлар ярдәмендә кирәкле урынга тиз арада барып җитә, «Skype» аша бездән бик еракта яшәгән дус-туганнарыбызны күреп аралаша алабыз. Тик, бер рәхәтнең бер михнәте дигән кебек, әлеге җайланмаларның зыянлы яклары да юк түгел. Мәсәлән, яшьләрнең сөйләм байлыгы көннән-көн ярлылана, уйлау, дөрес фикер йөртү сәләте мегәннән-кими, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре кискенләшә, кешелеклелек сыйфатлары арткы планга күчә башлады. Аңлашыла да, көннәр буе компьютерда «атышлы» уеннар уйнап, төрле социаль төркемнәрдә танылган «йолдызларның» тормышлары турында «кызыклы фактлар» укып, алардан үрнәк алып, бер файдасыз сайтларга кереп күп вакытларын сарыф итәләр. Кыш көннәрен урамга чыгып Кар бабай ясап, саф һава сулап, рәхәтләнеп чанада, тимераякта шуу кебек кызыклар юкка чыгып бара дисәм дә, ялгыш булмас.
 
Алга таба да болай барса, безнең балаларны, оныкларны ни көтәчәк соң?! Алар бит компьютер «корбанына», роботларга әйләнәчәкләр. Без моңа юл куймаска, үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә әдәбият, мәдәният, сәнгатькә мәхәббәт уятырга тиешбез. Балалар - безнең киләчәгебез, һәм әлеге киләчәк якты, тыныч һәм бә-хетле булсын өчен бездән бик күп көч сорала. Белемле, киң карашлы, күпкырлы шәхесләр тәрбияләү, аларда тормышның бары матур һәм яхшы якларын күрә белү, нинди генә шартлар булуга карамастан, чын мәгънәсендә, кеше булып калу кебек сыйфатларны булдыру - безнең изге бурыч һәм төп максат ул.
Энҗе РИЗВАНОВА,
Казан федераль университетының
2нче курс студенты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев