Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Югары бәялиләр

Бервакыт, көтмәгәндә-уйламаганда, авылга кайтып килергә булдым. Авылдагы туганнарыма, танышларыма «Туган як» гәҗитен алып кайтып бирә торган гадәтем бар минем, чөнки алар аны, чит район гәҗите булуына карамастан, бик яратып укыйлар. Авылга бик сирәк кайтканлыктан, гәҗит шактый җыелган, тик соңгы җомга номеры гына юк, эштә булу сәбәпле, редакциядән барып алалмаган идем....

Бервакыт, көтмәгәндә-уйламаганда, авылга кайтып килергә булдым. Авылдагы туганнарыма, танышларыма «Туган як» гәҗитен алып кайтып бирә торган гадәтем бар минем, чөнки алар аны, чит район гәҗите булуына карамастан, бик яратып укыйлар.
Авылга бик сирәк кайтканлыктан, гәҗит шактый җыелган, тик соңгы җомга номеры гына юк, эштә булу сәбәпле, редакциядән барып алалмаган идем. Бу санда үземнең дә мәзәгем булганлыктан, гәҗитне табасы килә бит инде! Редакция шимбә көнне эшләми, киттем шәһәр буйлап, гәҗит эзләп. Үзем өчен зур ачыш ясадым; шәһәр хәтле шәһәрдә «Туган як» бары тик ике ноктада гына сатыла икән. Аның берсе - Үзәк почтада, хакы - 6 сум 50 тиен, икенчесе - Үзәк базар янындагы «Питрәч» кибетендә, хакы 8 сум икән, тик гәҗитләр сатылып беткән.
Шулай, безнең горурлыгыбыз, шәһәрдә бердәнбер татарча гәҗитне эзләп, бер супермаркетка килеп кердем, адресын әйтмим. Анда мин бик еш булам, бер дә «Туган як»ның сатылганын күргән юк иде, тик бу юлы, ни күзләрем белән күрим, мин эзләгән гәҗит, бүтән гәҗит - журналлар арасыннан нур чәчеп, балкып, миңа карап тора ! Моның уң як почмагында «25» дип язылган тамгасы да бар. Ялгыш язылгандыр дип, сатучыдан хакын сорадым.
- Егерме биш. Үземнекен өйдән алып килдем! - ди бу.
Менә бит, безнең гәҗитебезне ничек югары бәяләүчеләр дә бар дип һәм аны кулыма эләктерүемә сөенеп, кибеттән чыгып киттем.
Хөрмәтле милләттәшләр, татар телендә укучылар, 2017 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга онытмагыз!
Инсаф Кашапов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев