Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Йөрәкләрдә мәңгегә калырсың»

Гыйнварда татар дөньясы шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтте.

Безнең Түбән Камада да Фатих Кәримгә багышланган ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, кызыклы очрашулар үткәрелде. Аларны 27 нче мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы оештырды. Иң элек мәктәптә «Уку һәм сыйныфтан тыш эшчәнлекнең бердәмлегенә, хезмәттәшлеккә нигезләнеп, укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү» дигән темага төбәкара семинар үтте. Анда  шәһәр һәм район укытучылары, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа Кәримова, Башкортстанның Бишбүләк районы Ает мәктәбе укытучылары катнашты.
Аннары мәктәпнең актлар залында А.Заһидуллина, Ф.Гәрәева, И.Анисина  оештырган «Илең турында уйласаң, гомерең озын була» дигән сыйныфтан тыш чара да тирән эчтәлекле һәм дулкынландыргыч булды. Анда Фатих Кәримең балачак һәм үсмер еллары, Казан чоры иҗаты турында мәгълүмат бирелде, Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән шигырьләре татар һәм рус телләрендә яңгырады. Шагыйрьнең кызы Ләйлә апа әтисе турында истәлекләрен яңартты, аның хатларын күрсәтте. Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлнара Мөхтәсимова үз чыгышында шагыйрь иҗатын өйрәнү, музей эшчәнлеге һәм хезмәттәшлек турында сөйләде. 27 нче мәктәп директоры Л.Ярцева Ает урта мәктәбе коллективына ике уку йорты арасындагы хезмәттәшлеккә 20 ел тулу уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды.
Төштән соң кунаклар Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә «Җылы очрашу» дип аталган сыйныфтан тыш чарада булдылар. Гимназия директоры А.Гаязова укучыларга Фатих Кәрим иҗатын күп еллар буе өйрәнүе турында сөйләде, туган авылы Аетта һәм шагыйрь һәлак булган Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә булуы турында да әйтеп китте. 
Аннары кунаклар Кол Гали исемендәге милли китапханәдә «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында оештырылган «Безнең йөрәкләрдә син мәңгегә калырсың» дип исемләнгән очрашуда катнашты. Китапханә җитәкчесе Гүзәлия Гыйбадуллинаның чыгышыннан соң Ләйлә апа Кәримова сөйләде. Аның бер сәгатьтән артык чыгышын залда утыручы студентлар, мәктәп укытучылары, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары тын да алмый тыңлады. Әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина чыгышы хис-кичерешләргә бай булды, шулай ук Гөлчирә Нәбиуллина үзенең шушы темага аваздаш булган шигырен сөйләде. Китапханәче Әнисә ханым Фатих Кәрим турында матбугатта басылган язмаларга күзәтү ясады.
Кич белән семинарда катнашучылар Аяз Гыйләҗевнең Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артистлары сәхнәләштергән «Яра» спектаклен карады. Тамашадан соң театр режиссеры Рөстәм Галиев Ләйлә апа Кәримованы сәхнәгә чакырды. Ләйлә апа әтисенең дә кайчандыр бер гаепсезгә репрессияләнүен, үткән гасырның 30 нчы елларындагы вакыйгаларны искә алды, театр коллективына иҗади уңышлар теләде. 
Шимбә көнне Ләйлә апа Кәримова 27 нче мәктәп китапханәсендә укучылар белән әңгәмәдә катнашты. Без бит гаджетлар чорында яшибез дип мактанган хәзерге буын балаларына әйтер сүзләре күп иде кунак апаның. «Хат язуны бернәрсә дә алыштыра алмый. Ике-өч сүз белән өзек-өзек язу кеше белән аралашу дигән сүз түгел әле. Якын кешеңә булган иң җылы уй-хисләреңне бары тик хатта гына белдерә аласың. Әгәр дә әтием һәм әниемнең хатлары булмаса, мин алар турында бик аз белгән булыр идем. Мин аларны әниемнең вафатыннан соң гына укыдым һәм бик күпне белдем», – диде Ләйлә апа.
Алдагы очрашу мәктәп музеенда дәвам итте. 5 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары шагыйрь кызы белән «түгәрәк өстәл» оештырды. Тоткынлыкта чакта Фатих Кәрим кечкенә тукыма кисәгеннән чәчәкләрен кисеп алып, кызы Адага открытка ясап җибәргән. Бу открытканың фотосурәте укучыларда зур кызыксыну уятты. Әнисенең әтисенә җибәргән соңгы ике хаты «Адресат выбыл» дигән тамга белән кире Казанга кайткан. Бу хатлар  бүгенге көнгә кадәр ачылмаган. Әнисе Кадрия дә, кызлары Ада белән Ләйлә дә хатларны ачарга батырчылык итмәгәннәр. Әлеге хатлар һәм әтисенең сугыш чорында язылган куен дәфтәре – иң кадерле ядкәрьләр. 
19 февраль – татар шагыйре Фатих Кәрим һәлак булган көн. Без аның иҗатын өйрәнәбез, шигырьләрен ятлыйбыз... Иҗатында ул безнең белән яши, яшәвен дәвам итә... 
Кадрия Габдуллина,
Зәнфилә Гыйлаҗетдинова
, 27 нче мәктәп укытучылары.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев