Йортыбызны төзекләндерделәр
2018 елга күчкәндә Яңа ел төнендә төш күрдем: имеш, безнең 94 нче йорт бөтенләе белән ап-ак икән. Матур инде, билгеле. Яхшыга юрадым.
Һәм менә яз башыннан әллә ничә бригада малярлар, слесарьлар, электриклар, тагын әллә кемнәр килде. Ә аңа кадәр берничә ел элек йортыбыз подвалындагы су, канализация торбаларын, лифтларны яңаларга алыштырганнар иде.
Ә быел инде утыз еллап ремонт күрмәгән йортыбызны, аның эчен-тышын, подъезд эчләрен, подвалларны төзәтә-төзәтә сылап, буядылар, подъезд тәрәзәләрен пластикка алмаштырдылар, яңа ишекләр куйдылар, электр лампочкаларын да керсәң – кабына, чыксаң сүнә торган итеп ясадылар. Әкәмәт инде менә! Бу бит дүрт-биш подъезд гына түгел, тугызар катлы 16 подъезд! Башта чокыр-чакырлы ишегалларын рәтләп, асфальт салып чыкканнар иде.
Ремонтчыларга да рәхмәтнең зурысы, чөнки бик тырышып эшлиләр, барысы да – үз эшләренең осталары. Шулай ук, рәхмәтнең тагын да зуррагы шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинга һәм шушы эшләрнең башында торган йортлар идарәсе җитәкчесе Илнур Фатыйх улы Закировка. Аларга исәнлек-саулык, бәхетле озын гомерләр теләп, киләчәктә ил өчен, халык бәхете өчен тагын да кыюрак эшләр башкаруларын теләп, бу йортта яшәүчеләр исеменнән,
Лира ГАБИТОВА, пенсионер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев