Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әйбәт үзләштергәннәр

Хәтерлим әле, бервакыт шулай шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе 37нче микрорайонда яшәүчеләр алдында хисап тота: «Быел шәһәргә асфальт җәю эшен киң колач белән алып бардык. Менделеев урамына асфальт җәюдә фәлән миллион сум акча үзләштердек». Залда тыңлап утыручы бер абзыкай, янәшәсендә утыручы иргә таба борылып: «Ай-һай, күп үзләштергәннәр болар. Әйтәм, җирле, безнең...

Хәтерлим әле, бервакыт шулай шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе 37нче микрорайонда яшәүчеләр алдында хисап тота: «Быел шәһәргә асфальт җәю эшен киң колач белән алып бардык. Менделеев урамына асфальт җәюдә фәлән миллион сум акча үзләштердек». Залда тыңлап утыручы бер абзыкай, янәшәсендә утыручы иргә таба борылып: «Ай-һай, күп үзләштергәннәр болар. Әйтәм, җирле, безнең микрорайон урамнарына бер метр да асфальт җәймәделәр, юлларда йөреп булмый, тротуарлар ватылып беткән. Карале, ничек кесәләренә сыйды икән шулкадәр акча?» - дип куйды. Үз нәүбәтендә теге ир дә, башын моның ягына борып: «Аларның кесәләре безразмерный», - диде. Начальник сөйләгән «освоили»ны, шомартып, «присвоили» дип аңлаган абзыйның сүзләрендә мәгънә бар иде. Чыннан да, бездә эшнең эчтәлеге абзый сүзләренә туры килә дә инде. Мәсәлән, алдагы елда Химиклар урамын Яшьлек урамына тоташтыра торган эчке юлда асфальт җәйделәр. Халык чын-чынлап сөенеп карап торды. Октябрьдә җәйгәннәр иде, ә декабрьдә асфальт 100 проценты белән юкка чыкты. Икенче елда янәшә урамга җәйделәр һәм анда да асфальт бер айга гына чыдады. Яңадан 10 елдан соң гына җәелергә тиеш, диделәр. Бу асфальтның гарантия срогы шулай икән. Мин моның нәтиҗәсен радиодан бер тапшыру тыңлагач кына аңладым. Свердловск өлкәсенең бер шәһәрендә язын урамнардагы чокырларны ямаучылар турында репортаж язарга килгән бер корреспондент үзе бу эштә эшче буларак катнаша һәм чокырга тутырган асфальтны таптау өчен аңа резин итекләр кидерәләр. Тик аның таптавы барып чыкмый. Асфальтны әйбәтләбрәк күздән кичерә дә: «Ярабби, асфальт түгел бит бу», - дип кычкырып ук җибәрә. Лабораториягә алып барып, анализ ясасалар, исләре китә, чыннан да, асфальт дигәннәре гудрон калдыгына бутаган шлам булып чыга. Димәк, андый «асфальт»ны бездә дә ясый алалар инде. Яхшы сыйфатлы асфальт сатып алдык, дип, миллион сумнар сарыф итү, эшне кыска срокта башкардык дип, премияләр бүлгәләү менә ничек була икән ул?! Теге «үзләштерү» турында сүз алып барган абзый ялгышмаган, «освоили» булса да, «присвоили» булса да миллионнар барыбер кемнеңдер кесәсенә ага. Әле ул чакта җитәкчесе дә дөресен сөйләгәндер. Чөнки озак та тотмадылар, эшеннән бушаттылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев