Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Яшьлегендә бил алышкан

Инде менә берничә ел рәттән аның белән еш очрашабыз. Газетаны редакциянең үзеннән килеп ала торган итеп язылган ул. Хәл-әхвәлләр белешеп үткәләсәк тә, ничектер сөйләшеп утырырга җай чыкмады. Ә бер көнне, «Туган як» газетасын кулына алуга, шунда ук аны актарып, күз төшергәләп торганын күрдем.

– Районда, шәһәрдә Сабантуйлар вакыты бит. Яшь чакта үзем дә көрәшче булгач, йөрәк түзми, шул хактагы хәбәрләрне кызыксынып күзәтеп барам, – диде ул...
Язмам Маһиян ага Фәрдиев турында. Яшь чагында мин аның күп мәртәбә авылларда Сабантуй батыры, хәтта Түбән Каманың беренче Сабантуенда батыр булуын белә идем инде. Шул хакта сораштыру өчен мөмкинлек килеп чыккач, өстәвенә, сүз сөреше дә Сайбантуйларына кергәч, Маһиян ага белән бераз әңгәмә корып, утырдык...
Маһиян ага Ширәмәт районының (хәзер Түбән Кама районы) Кызыл Чапчак авылында туган. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгәнлектән белем алулар бик тәтеми аңа. Туган авылында  дүрт сыйныф тәмамлагач, гаиләгә ярдәм итү өчен, әти-әнисенең кул арасына керә башлый. Фермада терлекче була. Балачактан эш сөюче малайга басуга тирес ташу эшен ышанып тапшыралар.
– Көненә биш олау тиресне басуга илтеп, өеп куя идем, – дип искә ала Маһиян абый ул чакларны.
Басуның өч чакрым ераклыкта икәнен, өстәвенә, ат яки машина белән түгел, ә үгез җигеп йөрергә туры килгәнне дә исәпкә алсаң, үсмер малай өчен эшнең никадәр авыр булганын чамалау кыен түгелдер.
Берәр ел эшләгәч, урманнан утын ташый башлый Маһиян. Монысы да җиңел эш түгел. Агачны егу, кисү, төяү – барысын да үзенә башкарырга туры килә. Кышын билдән кар ерып, юешләнеп, тәмам хәлдән таеп кайтып кергән чаклары аз булмый. Ә колхозның ферма өйләрен, идарә йортларын җылыту өчен утын һәрвакыт кирәк.
Дөрес, 1955 елдан үгезләрне әкренләп атлар алмаштыра. Үшән үгезләргә караганда атлар җитезрәк тә, эшләргә дә уңайлы. Хәзер инде егеткә җитәкчеләр РТСтан басуда эшләүче тракторларга ягулык ташу эшен йөклиләр...
1957 елда Маһиян Фәрдиев армия хезмәтенә чакырыла. Балачагын аяусыз сугыш еллары урлаганлыктан, тиешенчә укый алмаган малай, армиягә киткәнче үк белемен дәвам итү турында хыялланган була. Ниһаять, армиядә аңа андый мөмкинлек ачыла – шунда кичке мәктәптә укып, сигезенче сыйныфны тәмамлый. 
Өч ел хезмәт итеп, армия срогын тутырып кайткач, клуб мөдире, «Октябрь бүләге» колхозында комсомол секретаре булып та эшләргә туры килә аңа. Җитәкчеләр егетнең яшьләр арасында актив булуын, оештыру сәләте дә барлыгын шунда күреп алалар. Өстәвенә, нәкъ шул елларда ул көрәш белән дә мавыга башлый. Моңа армиядә чакта төрле спорт чараларында катнашып, алдынгы урыннарны яулавы да этәргеч бирми калмагандыр. Кайчандыр яшь чагында әтисенең дә көрәшче булганлыгын искә ала Маһиян абый. 
1961 елда авыл Сабантуенда көрәшеп, ул беренче мәртәбә батыр кала. Шуннан  башлап, тагын ике ел рәттән – авыл Сабантуе батыры, ә 1965 елда исә Түбән Кама Сабантуе батыры була.
1963 елда, бер көрәшкә кергән көе, бер-бер артлы 12 көрәшчене екканын хәтерли Маһиян абый. Көрәшнең хөкемдары, уенын-чынын бергә кушып: «Маһиян энем, башкаларга да көрәшергә бераз мөмкинлек бирче», – дигән сүзләрен әле хәзер дә елмаеп искә ала. 
Ул заманда көрәш кагыйдәләре бөтенләй башкача була шул. Авырлык үләчәве дигән нәрсә юк. Кем егәрле – шул җиңә.
Хәзер көрәшчеләргә бүләкләрне дә юмарт өләшәләр. Шәһәр Сабантуйларында машиналарга кадәр бирәләр хәтта. Ә ул заманнарда?!
– Без бит бүләк өчен көрәшмәдек. Көрәшеп батыр калу үзе зур бүләк, горурлык иде безнең өчен, – дип искә ала Маһиян абый.
– Гел бүләксез калдырмаганнардыр инде? Алай да батыр булып калган чакларда нинди бүләкләр бирделәр соң? – дип сорыйм.
– 1961 елда китап этажеркасы биргәннәр иде. 1962 дә – тимер карават, 1963 елда – диван-карават бирделәр...
Авылларда – батыр, Түбән Каманың беренче Сабантуе батыры... Киләчәктә уңышларга ирешү өчен юл ачык, язмышы аңа әнә шундый шөһрәтле юлны сайлаган, күрәсең... Тик Маһиян абый, җиңүләре белән дан казану мөмкинлеге бирә торган андый юлны сайламый. Ул кабат урман эшенә керешә. Сәбәпләре дә була. Яшәргә рәтле йорт-җирең булмаган көе, көрәшеп йөрү килешмәс, йорт төзергә кирәк. Ир кешенең иң беренче бурычы әнә шул, дип исәпли ул.
– Кеше арасында кешечә яшисем килде. Өй җиткерәсем бар иде, – ди Маһиян абый үзе.
Чыннан да, куйган максатына ирешә: бертуган абыйсын да йортлы итә, үзенә дә менә  дигән йорт салып керә. 1965 елда делянка кисеп эшләгән акчасын җыеп барып, шоферлыкка укып, яңа һөнәр дә үзләштерә әле... 
Маһиян Фәрдиев 1972 елда гаиләсе белән Түбән Камага килеп төпләнә. 24 ел «Нефтехим» берләшмәсенең автомобиль транспорты идарәсендә шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыга ул. 
Алар карчыгы белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер биш оныгы үсеп җиткән инде. 
Балаларының спортка мөнәсәбәтләре ничек булуы белән кызыксындым. Улы көрәшче түгелме, янәсе.
– Улым армиядә чагында бокс белән шөгыльләнеп, зона буенча ярышларда беренче урынны алгалаган – диде.
 – Спорт юнәлеше буенча китмәвеңә үкенмисеңме соң? – дип кызыксынуыма каршы:
– Юк, үкенмим, – диде ул, бер дә икеләнмичә. – Ә яшь чакта көрәш белән шөгыльләнүем үземдә ихтыяр көче тәрбияләргә ярдәм итте. Нинди кыенлыклар күрсәм дә, мин алга куйган максатыма ирешмичә калмадым. Әнә шуның өчен язмышыма рәхмәтлемен...
 Күз тимәсен, ул әле хәзер дә әнә шул көрәшчеләр рухын югалтмаган. Һәрчак шат күңелле, оптимист рухлы бу кеше белән сөйләшкәндә, күңелгә җиңел булып китә. Аның елмаеп-көлүе дә йогышлы. Маһиян ага белән сөйләшкәч, һәрвакыт, үзеңә көне буена җитәрлек уңай тәэсирләр аласың. Була бит үзләренең бу дөньяда яшәүләре белән дә башкаларны шатландыра ала торган шундый кешеләр.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотода: Маһиян ага Фәрдиев.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X