Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Яңа законнар чыга тора

Россия дәүләт думасына "Без сайлаган" депутатлар казна икмәген бушка ашап ятмый, ел саен бик күп законнарны берничә мәртәбә укып, тикшереп кабул итеп баш ваталар. 2012 елда 340 закон кабул ителгән булса, ә 2013 елда 404кә җиткән. Шул законнарның кайсысы белән таныш инде сез? Ярар, юкка баш катырмагыз, азрак белгән саен...

Россия дәүләт думасына "Без сайлаган" депутатлар казна икмәген бушка ашап ятмый, ел саен бик күп законнарны берничә мәртәбә укып, тикшереп кабул итеп баш ваталар. 2012 елда 340 закон кабул ителгән булса, ә 2013 елда 404кә җиткән. Шул законнарның кайсысы белән таныш инде сез? Ярар, юкка баш катырмагыз, азрак белгән саен тынычрак йокларсыз. Әнә, безнең өчен үлмәле кайгыртучы "халык хезмәтчеләре" - депутатларыбыз бар, аларның бар чыгарган законнары - халыкның тормышын яхшырту хакына Ә ул законнар үтәләме-юкмы - монысы вак мәсьәлә.

Менә, әйтик, бик шаулап тәмәке тартучыларга каршы закон кабул ителде. Янәсе, җәмәгать урыннарында һәм башка күп кенә урыннарда тәмәке тартырга ярамый. Я, шуннан ни, үтәләме инде бу закон? Тәмәкечеләргә көн беттеме? Безнең белән бер бинада, дүртенче каттагы оешмада утыручы хатын-кызлар ничек ишек төбендә җыелышып тәмәке тарткан булсалар, хәзер дә шулай эшлиләр. Иртән килүгә беренче эшләре - җыелышып төтәтү. Нәрсә, алар бу закон белән таныш түгелдер, бәлки, укый да белмиләрдер әле димәкче буласызмы әллә?

Тагын берсе - сүгенүне тыю турындагысы. Закон кабул ителде дип, сүгенми башладымы инде халык? Сүгенә, әле ничек кенә сүгенә! Менә, бер көнне автобуста бер татар хатыны ярты салонга ишетелерлек итеп, "пенсиягә чыкты да, хәзер беркайда да эшләмичә .... кашып өйдә ята", дип ирен сүгеп бара. Күп нокталар урынына куелган сүзне миңа газетада язарга ярамый, (закон бозу була) тик шулай да ул ханымның нәрсә әйткәнен барыгыз да аңладыгыз инде. Бар халык шулай сөйләшә, шунсыз әйтергә теләгән фикерне төгәлләп булмый.

1 майдан терлекләрне абзар артында суярга ярамый дип, авыл халкының котын алганнар иде. Авыл халкы мал суюдан куркып, иткә тилмереп яшиме инде? Элеккечә, 3-4 ир-ат җыела да, абзар артына алып чыгып, "бисмилла"сын әйтеп, үзе симерткән сугым малын чала. Теге мәгълүм законны исенә төшерсәң, "фәләнемне чәйнәп басып торма әле монда" дип, берьюлы сүгенү турындагы законны да бозып куя. Менә шулай...

Әле болар, соңгы ике айда иң күп сөйләнгән законнар, әле тагын кабул ителеп, без барлыгын да белмәгәннәре тагын күпмедер. Күргәнегезчә, юкка сүгәсез депутатларны - барысы да безнең өчен эшләнелә. Шуңа күрә, квартирлары һәм эш хаклары безнекеннән күпкә аерыла дип, сүкмик бахырларны - законнар уйлап чыгару уен түгел ул...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев