Укытучыга һәйкәл кирәкме?
Октябрь башында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре узды. Шул уңайдан, интернет мөгаллимнәрне тәбрикләү сүзләре белән тулды. Хәтта «укытучыга һәйкәл куярга кирәк» диючеләр дә шактый.
Ә бит, шул ук вакытта, ата-аналар группаларында укытучыларга бүләк өчен акча җыйганда күпме бәхәс куба. Әйтерсең, укытучы үзе бүләк сорап ала. Бер-берегезне уздырып, бирмәгез соң, кабат артыннан сөйләп йөрерлек булгач. Бәхәсләшмим, бәлки андый укытучылар да бардыр. Без бит хәзер үзебез шулай өйрәндек һәм шулай өйрәттек: берәр мөрәҗәгать белән кая гына барасы булса да, һәр ишеккә кергән саен нәрсә дә булса «төртү» гадәте тамыр җәя.
Миңа калса, бүген укытучыларга мондый матур сүзләрне елга бер генә түгел, ә ел дәвамында әйтү тиеш. Ә аннан да бигрәк, бүген укытучыларны агрессив балалардан һәм ата-аналардан якларга кирәк. Әйе, соңгы вакытларда һәйкәлгә караганда анысы мөһимрәк. Тагын шул ук интернетка карагыз, андагы видеоларда балалар дәресләрдә ни генә кыланмый: укытучы түзәргә, каршы әйтмәскә, хәтта балаларны кулларыннан да тотмаска, тәртипсез бала дәресне өзсә дә, куып чыгармаска тиеш. Әгәр алай-болай берәр шундый очрак булса – бетте баш, бичара укытучыны ничек кенә мәсхәрәләмиләр.
Икенчедән, укытучыларны, тәрбиячеләрне кәгазь боткасыннан арындырырга кирәк. Совет заманында табиблар дәвалады, тәрбиячеләр – тәрбияләде, укытучылар – укытты. Ә хәзер мәгариф өлкәсендә дә, дәвалау өлкәсендә дә алар «дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен күрсәтә».
Укытучыларның үзләреннән сорагыз әле: кирәкме соң аларга бу һәйкәл? Куя күрмәгез, югыйсә, ул һәйкәлне карап-җыештырып тору эшләрен укытучыларның үзләренә йөкләп куячаклар.
Һәм соңгы сүзем, балалары мәктәпләрдә укыган ата-аналар, әйтегез әле, бүгенге көндә яшь укытучылар күпме сездә? Ярый әле, мәктәптә эшләп каешланган укытучылар агына-карасына карамый, эшләвен дәвам итә. Аларның нервылары да нык, сәламәтлекләре дә әлегә ярыйсы. Ә ун-унбиш елдан соң безнең балаларны кем укытыр, уйлап карамыйсызмы?..
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев