Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Укытучы — горур исем!

Венера Сәмикъ кызы Кистеева 46 ел гомерен балаларны укытуга, тәрбия бирүгә багышлаган шәхес.

1974 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган яшь белгеч шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый.

Кайда гына эшләсә дә Венера Кистеева эшен чын күңелдән яратып, намус белән башкара. 1987 елда 22 нче мәктәпне ачу һәм 1989 нчы елда шул мәктәптә республикада беренчеләрдән булып инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә лицензия алыр өчен күп тырышлык һәм көч куйган шәхес ул. 1997 елда мәктәпнең директоры итеп билгеләнә һәм бу вазифада 21 ел эшли. 

Венера Сәмикъ кызы җитәкчелегендә гимназия ике мәртәбә «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты (2006, 2008 еллар) кысаларында инновацион белем бирү программаларын гамәлгә кертүче гомуми белем бирү учреждениеләре конкурсында җиңүче була. 2008 елда гимназия «Татарстанның иң яхшы мәктәпләре» республика конкурсында II урынны яулый, «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» Бөтенроссия конкурсы лауреаты була. 2013 елдан гимназия берничә ел дәвамында «Татарстан Республикасының 100 иң яхшы белем бирү учреждениесе» исемлегенә керә. 2011 елдан гимназия, педагогик практика узу өчен, Реймс шәһәре (Франция) университеты белән хезмәттәшлек кысаларында, укытучылар әзерләү югары мәктәбенең чит ил студентларын кабул итү буенча стажировка мәйданчыгы булып тора. 

Лаеклы ялда да тынгысыз педагог җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы оештырган хәйрия акцияләрендә теләп катнаша. Үзе җитәкләгән 22 нче мәктәпкә, шәһәребезнең «Азурит» яшь геологлар командасына матди һәм методик ярдәм күрсәтә. 

«Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек булган талантлы җитәкче, үз эшенә бирелгән педагог Венера Кистеева тырыш хезмәтен күрә белеп, дәүләт тарафыннан бирелгән бик күп Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын кадерле истәлек итеп саклый. 

Тынгысыз җанлы Венера Сәмикъ кызы Түбән Кама шәһәре мәгариф музее советы әгъзасы буларак әле дә педагогика көллияте студентлары, шәһәр һәм районның яшь педагоглары белән очрашулар үткәрә, тәҗрибә уртаклаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев