Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Туй кебек чыгымнар белән!

Мәктәпләрдә уку елы ахырына якынлаша. Димәк, озакламый «Соңгы кыңгырау» бәйрәме һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәләре башлана.

Ата-аналар балалар белән бергә БДИ өчен бер борчылса, югарыда телгә алынган чыгарылыш кичәләре өчен тагын бер ут йота. Исемен әйтергә теләмәгән бер әни кеше «Чыгарылыш кичәсе өчен ярты айлык эш хакым китте. Әле күлмәк һәм чәч ясатуны исәпкә алган юк», — дип зарлана. Аның хезмәт хакының күпме икәнен чамалый да алмыйм. Үз тәҗрибәмнән чыгып чыгарылыш кичәләре һәм яңа уку елына әзерлек атааналарның кесәләренә шактый сукканын беләм. 

Ярый инде, мәктәпне тәмамлаучылар, тугызынчы сыйныфтан соң махсус урта белем бирүче училище-техникумнарга китүчеләр акча җыешсын да ди, ә беренче сыйныфны, башлангыч сыйныфларны тәмамлаучылар ни өчен акча җыя?.. Аларга балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеме кушыла. Ата-аналар кызып-кызып кафелар белешә. Дүрт-биш ай алдан акчасын түләп куя. Кайбер ата-аналар балаларыннан яшергән булып, спиртлы эчемлекләргә ябыша.

Акча җыю мәҗбүри түгел, дисәләр дә, без бит балалар өчен барысын да эшләргә әзер: бурычка булса да акчасын да табабыз. Интернеттан караган идем, статистика быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы балаларның ата-аналары якынча 10 мең сум, 11 нче сыйныфта 15 мең сумнан артык акча җыешалар икән. Ялгызы бала үстергән һәм түбән хезмәт хакы алучы аналарның зарлары урынлы икән шул. 

Шул ук статистика дигәне бәйрәмгә тугызынчы сыйныф укучысының киеме уртача 10000- 13000 сум, унберенче сыйныфныкы якынча 15000 сум тора дигән.

«Бәйрәм акчасыз булмый» дип аклану да урынлы түгел. Кыйммәтле лимузиннарны арендага алмыйча да бәйрәм итеп була түгелме соң?..

Бүген балалар эшләргә яратмый дибез. Ә кем гаепле соң? Бәлки балалар бакчаларыннан башлап, тормыш гел бәйрәмнән тора дип өйрәтүчеләр үзебездер?..

Фото e-nkama.ru. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев