Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Туган яктан илһам алып

Түбән Кама шәһәренең 45 нче яшьләр китапханәсендә «Туган яктан илһам алып», дип аталган әдәби кичәгә күрше Яр Чаллы шәһәреннән күренекле әдипләр Әлфия Ситдыйкова һәм Сирень Якупова чакырылды.

Очрашуыбызның төп максаты әдипләребезнең иҗаты белән якыннанрак танышу иде. Чарага 5 нче һәм 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары чакырылды. Кичә барышында әдипләребезгә сораулар биреп, аларның шигырьләрен укыдык. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды һәм бик җылы шартларда үтте. 
Бу очрашу яшүсмерләр һәм өлкәннәр күңелендә җылы хисләр калдырды. Әдипләребез – тынгысыз, аралашучан кешеләр, һәр нәрсәгә үз фикерләре, үз  карашлары бар, алар белән очрашу рәхәт. Алар укучыларыбызны үзләренең иҗатлары, элекке һәм бүгенге тормышлары белән таныштырып, сорауларга төпле җаваплары, кызыклы сөйләмнәре белән, шигырьләре аша үзләренә җәлеп иттеләр. 
Без әдипләребезнең иҗаты аша дөньяны танып белергә, начарны һәм яхшыны аерырга, туган телнең байлыгын, матурлыгын күрә белергә өйрәндек. Ахырда «Туган тел» җыры җырланды. 
Чакыруны кабул итеп, ерак юлны якын итеп, Чаллыдан килеп, шигырьләре, хикәяләре белән укучылар күңеленә җылы хисләр салырга вакыт табулары өчен, укучылар исеменнән, Әлфия Мирзанур кызы белән Сирень Мөхибулла кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Күренекле әдипләребезгә сәләмәтлек, күңел байлыгы, иҗади күтәренкелек телибез. 
Руфия МЕДЕТОВА,
45 нче китапханә хезмәткәре. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев