Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Түбән Кама мәктәпләре яңа электрон системасына күчте

Яңа ел башы Татарстан мәктәпләре өчен бик үзенчәлекле булачак.

Чөнки уку елынының өченче чирегеннән барлык белем бирү оешмалары яңартылган «Татарстан Республикасының Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасына күчәчәкләр. 

Әлеге платформага нигез итеп, «Мәскәү электрон мәктәбе» нең (МЭШ) электрон журналлары һәм көндәлекләре алынган. Җитәкчеләр аңлатуы буенча, «ТР Электрон мәгариф» системасы 2009 елда файдалануга тапшырылган һәм инде искергән дип санала икән. Районнарда ул чакта «еду. татар» га күчү елдан артык барды, параллель рәвештә кәгазь журналлар да кулланылды... 

Тарих тәгәрмәченә таяк тыгып булмый, әлбәттә. Тик менә Мәскәү түрәләре белән 2023 нче елның инде август аенда кул куелган килешүне тормышка ашыру өчен әзерлек эшләре мәктәпләрдә декабрь аенда атнага 1 тапкыр телефон яки компьютер аша 2 сәгатьлек вебинарлар (читтән торып уку) үткәрүгә әйләнеп калды. Аларның файдасы ташка үлчәрлек кадәр генә булды дисәң дә була, «заочка» ның нәрсә икәнен аңлатып торасы юк... Дөрес, директорларны һәм аларның урынбасарларын көзге каникуллар вакытында аерым рәвештә җыеп укытканнар икән. Әмма аларның да бу электрон программалар буенча ачыклап бетермәгән күп сораулары бар. 

«Мәскәү электрон мәктәбе» программасын күккә чөеп мактау заманында Сингапур системасы буенча укыту шаукумын искә төшерде. Бигрәкләр дә нык «чирләп» киткәннәр иде мәгариф өлкәсендәге эреле-ваклы түрәләр шул «ультрамодный» уку системасы белән. Кайберләре Сингапурга укырга да бардылар, ярый, анысы үз эшләре... Укытучыларны шул системага өйрәтәбез дип, мәктәпләрдә хәтта уку көннәрен туктатып торып, әллә ничә, әллә нинди уку-семинарлар үткәрделәр. Тәҗрибәле укытучылар башта ук: «Бу системада әллә нинди яңалыклар юк, күбесе Россия галимнәре узган гасыр уртасында ук нигез салган алдынгы педагогик алымнар», — дип әйткәннәр иде. Биш-алты ел «сингапурчы» лар мәш килде бүгенге «мэш» сыман. Ул елларның истәлеге булып, кайбер мәктәп китапханәләрендә хәзер дә ераграк почмакларда «Сингапурча укыту» га багышланган өр-яңа, бер бите дә ачып каралмаган дәреслекләр ятадыр.

«Мәскәү электрон мәктәбе» башкалабыз укытучылары өчен кулайдыр, чөнки иң мөһиме — алар бу программага әзерлекле рәвештә күчкәннәр. Әлбәттә, анда бик күп вариантлар һәм яңа юнәлешләр бар. Тик, укытучылар хезмәте җиңеләячәк, дигән фикер белән килешеп булмый. Укытучыларга отчет бирү җиңелрәк булачак, чөнки барлык мәгълүмат шул системада булачак дип ышандыралар. Ә ул мәгълүматны компьютер базасына кем җыеп тутырачак соң?.. 

Укыту программаларына килгәндә, бигрәк тә әлеге дә баягы татар теле буенча аңлашылмаган сораулар күп. Чөнки башка фәннәрдән һәр дәрес исәпкә алынган контроль-тематик планнар әзерләнгән. Татар теле һәм әдәбияты буенча әле бернәрсә дә юк. Инде болай да татар теле укытучылар елдан ел бик кимеп бара иде. Мәсәлән, үзем белгән ике танышым бу уку елы башыннан берсе география, икенчесе рус телен укытуга күчте. Авылда укытучы булып эшләүче пенсионерлар (алар анда күпчелек), МЭШ ка күчүне сәбәп итеп, мәктәптән китәргә исәплиләр икән...

Гел тәнкыйть итә дип уйламагыз, яңа электрон программада уңайлы алымнар күбрәктер. Мәсәлән, электрон журналга укучының дәрестәге җавабын яхшырту өчен вакытлыча «нокта» куеп тору, катлаулыгы буенча берничә төрле өй эшләре бирү, электрон дидактик материалларны киңрәк куллану мөмкинлекләре һәм башкалар. Үзләштерү авыр булса да, укытучылар барыбер иртәме-соңмы яңа система нигезендә эшләячәк. Укучылар да, аларның ата-аналары да «МЭШ» программасына күчәчәк. Балалар бакчасыннан бирле кулына телефон тотып үскән хәзерге буын укучылары яңалыкка тиз өйрәнер. Ә менә ата-аналарга электрон «Кабинет родителей» ны үзләштерү кыенгарак туры килер, мөгаен. Чөнки күпкә гади булган «еду. татар» программасы буенча үз балаларының өй эшләрен, билгеләрен тикшергәннәре болай да сирәк иде...

Фәрит Вагыйзов, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев