Телефоннан җыеп була
Иртән эшкә барганда миннән бераз алдарак атлаган бер егет кинәт кенә алпан-тилпән атлап килде дә, урам уртасында егылды. Узып баручыларның күпчелеге "исерек" дип, тыныч кына юлын дәвам итсә дә, берничә кеше туктады, берсе иелеп егетнең пульсын капшады. Егет исерек түгел, ә аңын югалткан булып чыкты. Кемдер, табиб чакыртырга кирәк, дип...
Иртән эшкә барганда миннән бераз алдарак атлаган бер егет кинәт кенә алпан-тилпән атлап килде дә, урам уртасында егылды. Узып баручыларның күпчелеге "исерек" дип, тыныч кына юлын дәвам итсә дә, берничә кеше туктады, берсе иелеп егетнең пульсын капшады. Егет исерек түгел, ә аңын югалткан булып чыкты. Кемдер, табиб чакыртырга кирәк, дип кабалана башлады. Кызганыч, беребез дә кесә телефоныннан ничек "Ашыгыч ярдәм" чакырырга икәнен белмибез. Шунлыктан берәү янәшә йорттагы квартирларга йөгерде. Мин табиблар килгәнен көтеп тормадым, чөнки ягымлы гына бер апа үзем табиблар килгәнче торам, дип калды.
Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин бит, шунлыктан янгын сүндерү хезмәте, полиция, "Ашыгыч ярдәм"не ничек чакырырга икәнне телефонның контактына кертеп куярга кирәк икәнлеген шунда инандым. Сезгә дә телефоныгызның номерлар "китабы"на андый хезмәтләрнең номерларын язып куярга киңәш итәм.
МТС һәм Мегафон өчен: янгын сүндерү хезмәте - 010, полиция - 020, "Ашыгыч ярдәм" - 030, газ чыккан очракта - 040.
Билайн өчен: янгын сүндерү хезмәте - 001, полиция - 002, "Ашыгыч ярдәм" - 003, газ чыккан очракта - 004.
НСС өчен: янгын сүндерү хезмәте - 010, полиция - 020, "Ашыгыч ярдәм" - 030, газ чыккан очракта - 040.
Кесә телефонының тагын бер мөмкинлеге бар. Әгәр кайда да булса югалып калсагыз һәм телефон "тотмаган" вакытта 112 (МЧСның бердәм коткару телефоны) номерын җыярга кирәк. Телефоныгызда бер тиен акча булмаган очракта да бу номерны җыюга, сез мөмкин булган оператор белән тоташып, ярдәм чакыра аласыз.
*#06# номерын җыеп карагыз әле: телефон экранында 15 урынлы сан чыгар. Бу саннар - бары тик сезнең телефоныгызның номеры. Аны кая да булса язып куегыз. Телефоныгызны урласалар яки югалтсагыз, полициягә шул саннарны хәбәр итегез. Алар ярдәмендә, сезнең телефонның «сим-карта»сын алып ташласалар да, эзләп табу мөмкинлеге артачак, яки башка кулланып булмаслык итеп «блокировать» итеп куелачак. Монысы инде телефонны кайтарып булмаганда "миңа да булмады, сезгә дә булмасын" өчен эшләнелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев