Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Төбәк тарихын ныклап өйрәнгәннәр

Узган атнада Иске Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә, «Авылым тарихы» дигән исем астында, туган якны өйрәнү эшләре буенча муниципаль конкурсының 1 нче туры узды.

Конкурска авыл мәктәпләре укучыларының 32 эше тәкъдим ителгән иде. Алар «Авылның иң яхшы тарихы», «Укытучылар династиясе», «Шәҗәрә», «Безнең якташлар» дигән дүрт номинация белән бәяләнде. Жюри составында «Түбән Кама туган якны өйрәнү җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, аксакаллар шурасы әгъзалары, Түбән Кама шәһәре архивы директоры Зөлфия Зиннәтуллина, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Васил Хафизов, өстәмә белем бирү педагоглары бар иде. Чараны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты, шәһәр архивы, Түбән Кама шәһәре Халыклар дуслыгы йорты, «Түбән Кама туган якны өйрәнү җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә мәгариф идарәсе оештырды. 
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Иске Чишмә мәдәният йортында узды. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Тантана авыл мәктәпләре укучылары әзерләгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды.   
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев