Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Шүрәлегә паспорт кирәкме?

Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Пачпортлы Шүрәле» спектакле куелды

Паспорт кирәк икән шул менә! Кара урманда кыргый хайваннар белән тыныч кына яшәп ятса, документ кирәк тә булмас иде. Ә кешеләр арасында кирәк! Чөнки кулдагы шушы бер документ безне әлләкем итә дә куя. 

Шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры һәр сезонда үзенең тамашачыларын яңа премьералар белән сөендереп тора. Театрыбызның спектакльләре халыкчан, гади һәм шул ук вакытта үтә дә җитди проблемаларны көлкеле итеп күтәрә алуы белән үзенчәлекле. Узган елда театр сөючеләргә «Көлмәгез, мин үләм» тамашасы тәкъдим иткән булсалар, быел Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Пачпортлы Шүрәле» спектакле куелды. 

Гадәттәгечә, әсәрнең эчтәлеген сөйләп кызыгын бетермим, бары тик шуны гына әйтәм, вакыйга татар авылларының берсендә була. Ике күрше, ике дус урманнан Шүрәле тотып алып кайта. Шүрәле кадәр Шүрәлене тота алган ир-атлар кемнәр дә, «урман сарыгы» авылда үзен ничек хис итә — монысын инде үзегез барып карагач белерсез. 

Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге иясе Рөстәм Галиев. Ә ул инде татар халкын борчыган мәсьәләләрне, борчулы проблемаларны тамашачыларга үзенчәлекле итеп җиткерә белә. "Пачпортлы Шүрәле«дә җыр да, бию дә, үзенчәлекле чеметкәләп алу — барысы да бар. Мин театр белгече түгел, катлаулы терминнар белмим, гади тамашачы һәм «Шүрәле» үзенең гадилеге белән йөрәккә үтеп керде, дип чын күңелдән әйтә алам. Югыйсә, кайбер тамаша карарга барсаң, бу әйбер монда ник куелган икән, бу әйбер нәрсә аңлата икән дип, баш катырып утырасы була. 

Бакчада эшләр дә бетте инде. Вакыт табып, рухи азык алып, ял итеп китәр өчен килегез театрга. Чынлап әйтәм, үкенмәссез! Бик матур эчтәлекле, көлдерә дә, елата да торган Шүрәле бу. Әнә, шәһәрдәшләребез квартирларыннан чыгарга иренеп ятканда Башкортстанның Янавыл районыннан ук килгәннәр иде безнекеләрнең уйнаганнарын карарга! Шаккатып, тел шартлатып, үзләре әйткәндәй, капчыклап энергия алып кайтып киттеләр. 

Чыннан да, Алмаз Хөсәенов (Шүрәле), Рафил Зәйнуллин (Зәмир), Физалия Гайнуллина (Люция), Эльвира (Эльза) һәм Раушан (Альберт) Әсәтовларның һәм башка артистларыбызның уйнауларына сокланмый мөмкин түгел. Шулай ук, спектакльне тамашачыга җиткерүдә үз өлешен керткән рәссамнарга, композиторга, ут куючыларга, үзенчәлекле костюмнар уйлап табучы һәм аны тегүче оста кулларга — гомумән, театр коллективына зур рәхмәт. Тамаша караганга атна булды, әле һаман да күңелдән артистларга кушылып җырлап йөрим. 

Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев