Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Сугыш чоры балалары

Күптән түгел берничә шәһәрдәшебез үзләренең олы юбилейларын билгеләп үтте. Аларны шәһәр һәм район хакимияте, социаль яклау идарәсе вәкилләре гомер бәйрәмнәре белән котладылар, РФ Президентының тәбрикләү хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Әкълимә Низаметдин кызы Әхмәтшинага – 95 яшь. Ул Зәй районының Бигеш авылында туган. Сугыш чорында колхозда төрле эшләргә йөргән, соңрак Бигеш аэропортында кассир булып эшләгән. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.Ул 4 бала тәрбияләп үстергән.
Иршат Харис улы Харисовка 90 яшь тулды. Ул Актаныш районы Зөбәер авылында туган. Колхозда бригадир булып эшләгән, «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Акулина Фёдоровна Тартминага шулай ук  90 яшь. Чаллы районының Афанас авылында туган. Аның да балачагы һәм үсмер еллары сугыш чорында авыр хезмәт белән узган. Ул – «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале иясе.
90 яшьләрен тутырган Маргарита Михайловна Вотякова һәм Елена Сергеевна Карпова шулай ук авыр сугыш елларын үз җилкәләрендә татыган һәм ул елларда колхозда хезмәт куйган кешеләр. Икесе дә «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Аларның барысын да юбилейлары белән котлыйбыз!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев