Шәһәрдә табигать бармы
Газоннардагы үләнне җәй айларында кыркып тору шәһәр табигатенә китерелгән төп бәладер кебек тоела. "Газоннарны тәртиптә тоту өчен" шәһәргә хезмәт күрсәтүче оешмалар, табигатькә, тернәкләнү өчен һичбер мөмкинлек калдырмыйлар. Баштанаяк коралланган үлән чабучыларга халык та каршы килми, экологоглар да сүз әйтми. Һәр көн саен колак төбендә бызылдаган печән чабучыларның мотор тавышыннан туеп...
Газоннардагы үләнне җәй айларында кыркып тору шәһәр табигатенә китерелгән төп бәладер кебек тоела. "Газоннарны тәртиптә тоту өчен" шәһәргә хезмәт күрсәтүче оешмалар, табигатькә, тернәкләнү өчен һичбер мөмкинлек калдырмыйлар. Баштанаяк коралланган үлән чабучыларга халык та каршы килми, экологоглар да сүз әйтми. Һәр көн саен колак төбендә бызылдаган печән чабучыларның мотор тавышыннан туеп кына интернетта үләнне еш чабуның зыяны юкмы дип эзләнә башлаган идем, менә нәрсәләр эзләп таптым.
Элекке болын-тугайлыклар, урман-куаклыкларның кечкенә калдыклары булган урыннар, рәсми рәвештә "газоннар" дип аталучы кечкенә экосистема булып тора.
Газоннардагы яшел үлән - шушы газонны саклап калырга ярдәм итүче катлаулы системаның күзгә күренгән бер кечкенә өлеше. Үлән туфрак катламында үсә. Үләннәрнең җир асты өлеше урнашкан туфракта, бактерияләр, гөмбәләр, умырткасыз җан ияләре яши. Алар барысы да, шушы җир кишәрлегендәге яшеллек үсешенә ярдәм итүче биологик һәм химик процесслар әйләнешенә җәлеп ителәннәр. Туфрак, үсемлекләр өчен төрле бәла-казалар килгәндә (ашалып бетү, тамырына кадәр кырку, янгын) кабат тернәкләнү өчен кирәкле орлык запасы банкы да әле ул.
Барлык тере экосистемада да, туфрак өстендә "тере табигый юрган" -коелган яфрак, ботак-сатаклар, агач кайрылары, корыган үлән сабаклары, кипкән чәчәк таҗларыннан торган катлам бар. Бу, үсемлекләр өчен, кешгә аның тән тиресе кебек әһәмияткә ия. Аннан туфрак катламы барлыкка килә; ул, туфракны, анда яшәүче организмнар, үсемлек тамырлары белән берлектә, кибүдән, кышын туңудан саклый; күп кенә тере организмнар өчен (җәен дә, кышын да) яшәү тирәлеге булып тора.
Үлән сабаклары, төрле бөҗәкләргә яшәү урыны белән азык бирә. Әйтергә кирәк, һәр аерым төр, билгеле бер гаиләгә караган бөҗәкләргә. Шуңа күрә, бер төрле үсемлек, икенче төрне алыштыра алмый. Әйтик, нектар белән туклана торган төклетура һәм күбәләкләр, башаклы үләннәр генә булган тирәлектә яши алмый, аларга нектар бирә торган чәчәк кирәк. Әйтелгәннәргә өстәп, бер төрле генә чәчәк түгел, төрле вакытта чәчкә ата торган үсемлекләр: иртә яздан алып, сонгы көзгә кадәр туклану мөмкинлеге кирәк. Күбәләк-төклетуралар, безнең күзгә күренгәннәре генә. Шәһәребезнең яшел утраулары белән кырмыскалар, суалчаннар, тагын күп бөҗәкләрнең яшәеше бәйләнгән.
Кырмыскалар да, үз чиратларында, туфрак барлыкка китерүдә өлешләрен кертәләр. Үсемлек, тереклек калдыкларын эшкәртеп, химик ысул белән генә түгел, җир казып, аны көпшәкләндереп, механик юл белән дә. Бигрәк тә, туфрак катламына утырган тузан бөртекләрен, аның аскы катламнарына ташып, зур файда китерәләр.
Бөҗәкләр төрле кошлар өчен азык хезмәтен үтиләр. Алар арасында, талымсыз кошлар гына (мисал өчен, карга, чәүкә) түгел, аерым бер төрле азыкка гына бәйлеләре дә бар. Шәһәрдәге экофаунадан бер төрле бөҗәкнең югалуы, алар белән тукланучы кошларның да юкка чыгуына китерә.
Шәһәр чисталыгын "кайгыртучы"лар, көзләрен, тырыша-тырыша, коелган яфракларны җыйсалар, җәен, чабылган үләннәрне җыеп, чүплекләргә чыгару белән шөгыльләнәләр. Шушы хезмәтләре белән, экосистемадагы туфракның "тере табигый юрган"ын юкка чыгаралар. Үсемлек калдыклары юкка чыккач, анда яшәүче микроорганизмнар да юкка чыга, туфракның яңартылуы туктала.
Туфракка һәм анда яшәүчеләргә тагы да бер удар - җирнең кибүе. Үсемлекләрдән арындырылган туфрак, кояшта ныгырак җылыну сәбәпле, дымны күбрәк югалта. Соңгы, кызу җәй көннәрендә, үләне чабылган кишәрлекләр, соры төстәге бушлыкларга әйләнеп калдылар.
Хәзер газоннардагы үләнне еш чабып торуның нинди зыян китерүен карап китик. Күпчелек үләннең, мал-туар ашаганнан соң, курпылап үсеп китү үзенчәлеге бар. Үләнне чабу зыянга түгел, файдага гына дигән ышаныч шушы үзенчәлеккә нигезләнгән. Әйе, ел дәвамында ике-өч тапкыр гына чабылса, курпылый, ләкин, хәзерге кебек, 10-15 тапкыр чапканда түгел. Шәһәрдә, үлән чабу, май уртасыннан сентябрь уртасына кадәр, бер өзлексез дәвам итә. Янгырлар булмыйча, кишәрлек, чүл туфрагына охшап калса гына, ул кишәрлекне чабудан туктыйлар. Курпылау турында, бигрәк тә, курпының чәчәк атып, орлык бирә алуы турында, сүз дә булырга мөмкин түгел. Үләннең табигый көче бетү генә түгел, киләчәктә нәселен дәвам итү өчен кирәкле булган, туфрактагы орлык запаслары да юкка чыга. Үләнне еш чабарга ярамавы турында, экологларга гына түгел, шәһәр түрәләренә дә билгеле. Шуңа күрә дә, "Россия Федерациясе шәһәрләрендә яшел зоналар булдыру, карау һәм саклау тәртипләре" дигән документта: "биек булып болын үләннәре үсә торган участокларның 30-40% өлеше генә, елга бер тапкыр чабыла" дип язылган.
Иң кызыгы шунда, гамәлдәге газоннарны чабу тәртибе, аеруча куркынычлы булган күпьеллык чүп үләннәрен бертү өчен кулланыла торган метод белән тәнгәл килә. Чабу ешлыгыннан кала, үлән үсешенә, туфрак саклануга камыл биеклеге дә шактый нык тәэсир итә. Әллә ни экологик булмаган, РФ Госстрое нормалары буенча, камыл 3-5 см булса "Россия Федераицясе шәһәрләрендә яшел зоналар булдыру, карау һәм саклау тәртипләре"ндә 5-8 см, ә гамәлдә, 1-3 см. Бездә үсемлекләрне, нигездә җир белән тигезләп, тамырыннан ук чабалар. Ә коммуналь хуҗалыклар куллана торган чылбыр әйләнү исәбенә үлән чабучы триммерлар, югарыда искә алынган документлар буенча тыела икән. Күп кенә шәһәрләрдә, триммер кулланучылрның, шәһәр админстрациясе тарафыннан штрафка тартылуы да билгеле. Газоннар, камыл биеклеген көйләү мөмкинлеге булган, газончапкычлар белән генә чабылырга тиеш.
Туфрак өстендә "тере табигый юрган"ны юкка чыгаруны, өлешчә булса да, җиргә даими рәвештә ашламалар һәм мульчи (пычкы чүбе, вакланган салам) кертү белән саклап булыр иде. Кайдададыр, VIP-газоннарга кертелә дә торгандыр да бәлки, ләкин шәһәр урамнарында юк. Үлән чабылганга күрә, тиз кибүче җир, сугару тәләп итә. Су сибү урамнарга, газоннарга бөтенләй башкарылмый. Ашлама, мульчи кертү, су сибү, аек кыл буенча гына түгел, югарыда телгә алынган документлар буенча да тиеш нәрсә.
Табигатьне "мәҗбүри тәрбияләү" соңгы еллар "казанышы". Аны безгә, "алга киткән илләрнең уңай тәҗрибәсе" буларак тәкъдим итәләр. Чынлап та, чит илләрдә дә шундый ук хәлләр микән соң? Чынлап да, үлән чабу, пожарга каршы ысул, кыркып алынган үлән, җыйнаклык билгесе микән?
Европа илләрендә, үләннең ирекле үсүен тәэмин түче газоннар тәрбияләү режемы кулланыла, агач яфраклары, чабылган үлән газонда калдырыла. Чапканда, мозаик ысул, ягъни, аерым чабылмаган кишәрлекләр калдырыла, алар ел саен үзгәреп тора. Бу ысуллар, безгә газоннар чапканда, һәрвакыт үрнәк итеп китерелә торган Бельгия, Голлондия, Бөек Британияда кулланыла.
Табигатькә зыян салудан туктыйк дисәк, түбәндәгеләрне эшләү мәҗбүри.
- Туфрак өстендә "тере табигый юрган"ны, көзен яфракларны җыеп, җәен, чабылган үләнне газоннан алып, юкка чыгарудар туктарга кирәк.
- Газоннарны, күп дигәндә, елга ике тапкыр гына (июньдә һәм августта) чабарга. Анда да, һәр кишәрлектә, 30% мәйданны чапмыйча калдырырга. Чабылмый калдырылган мәйданның урынын ел саен үзгәртеп торырга.
- Үлән чабу өчен, теммерлар куллануны катгый тыярга, камылны ким дигәндә 8 см калдыра торган газончапкычлар кулланырга.
- Инде бозылып беткән газоннарда туфракны, үсемлекләрне тернәкләндерү эшләрен башкарырга.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев