Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Шәфкатьлелек — асыл сыйфат

Түбән Кама районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт шушы көннәрдә шәһәрдәшләргә мөрәҗәгатендә йортсыз-җирсез кешеләр тормышына битараф калмаска чакырды.

Дөрестән дә, җәйгә түгел, кышка таба атлыйбыз. Көннәр суытканнан-суыта. Җылы булганда тукталышларда, кибет төпләрендә утыручы, йоклаучы йортсыз-җирсез кешеләргә авыр көннәр башланды. 

Шунысы куанычлы, мөхтәсибәт әледән-әле кешелекле проектлар белән шәһәрдәшләребезне сөендереп тора. НТРда бара торган «Бер-беребезгә якынрак булыйк» тапшыруы күпме мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән таныштыра. Менә хәзер тагын берсе — кемнәрдер, шул исәптән якыннары да йөз чөергән кешеләргә ярдәм кулы сузу.

Без бу игелекле эш белән турыдан-туры шөгыльләнүче «Ихлас-искренность» социаль бүлек җитәкчесе Марат Хәбибуллин белән элемтәгә чыктык. Ул безгә әлеге проект турында тулырак мәгълүмат җиткерде. «Сүземне Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелинага рәхмәт әйтүдән башлыйм әле. Аның җитәкчелегендә, без бергә, Салих хәзрәт, Благочинья Александр, Надежда Еремена һәм гафиль булмаган шәһәрдәшләр белән приют әзерләдек. Бу приют Вахитов проспекты, 13 нче йортта урнашкан. Биредә берьюлы 12 кеше яши ала. Әлегә өч кеше яши, бүген тагын бер кешене алып килергә җыенам. Без аларны кайнар аш белән тәэмин итәбез. Теләгән очракта биредә дә ашарга пешерергә мөмкин. Кер юу машинабыз да бар, кухнябыз эшләп тора. «Теплые руки — Җылы куллар» хәйрия фонды белән килешү төзедек. Кешеләрне бирегә алып килгәнче тубдиспансер, наркология, тире-венерологик диспансерда тикшерү уздырабыз. Алар белән төзелгән килешүләребез бар. Авырган очракта район үзәк дәваханәсе «Ашыгыч ярдәм» белән алып китәләр һәм дәвалангач безнең приютка китерәләр»

Мондый зур проект кем тарафыннан булса да ярдәм алса бик яхшы булыр иде. Тик исеменнән күренгәнчә, фонд хәйрия белән шөгыльләнә, әлегә барлык чыгымнарны мәчет күтәрә"
Кызганыч, юындырган-киендергән, тәмле ризык белән сыйлап, җылыда, рәхәтләнеп йоклауның кадерен-рәхәтен белмәгән бәндәләр дә бар икән. Югыйсә, аларга тормышларын яңадан башларга, кешечә яшәргә менә дигән мөмкинлек бирелә. Тик аш белән атканга — таш белән кайтаручылар да булгалый икән шул. Күпмедер вакыт биредә торалар да, тагын элеккечә яшәүләрен дәвам итәр өчен приюттан чыгып качалар. кан Андый очракта, аларга бирегә юл ябыла.

Бу уңайдан, шәһәрдәшләребез фикерләре дә төрле. Кемгәдер приют ачылу ошаса, кемдер — башкалар язмышына битараф.

Рәсим Булатов: «Безнең беребез дә бу хәлгә төшмәс дип, гарантияли алмый. Җәмгыятебезнең бу проблемасына йөз белән борылган хәзрәтебезгә рәхмәт».

Гүзәлия Хәкимова: «Салих хәзрәтнең тәкъдимен хуплыйм һәм үземнән дә өстисем килә. Аларны приютта бушка ашатасы түгел, бераз эшкә кушсалар да ярар. Шәһәребездә дворниклар, йөк төяүчеләр җитми диләр. Кулларыннан килгәнчә булышсалар — эшләп ашарлар, икмәк кадерен белерләр иде».

Әлфинур Һадиева: "Бомж«лар да Аллаһ бәндәләре инде. Кайсының ни өчен бу юлга басуын без белмибез бит. Бәлки вакытында ярдәм кулы сузучы булмагандыр...

Әгәр сез урамда йортсыз-җирсез кешенең салкында кая барып бәрелергә утырганын күрсәгез, яки нинди дә булса ярдәм күрсәтергә теләсәгез, бу игелекле эш белән шөгыльләнүче Марат Хәбибуллинның телефонын язып ала аласыз: 8-987 411-12-08. 

Әйе, теләсә-кайсы проектка эшләп китү барышында һәр төрле ярдәм кирәк. Булдыра алганнар язма ахырында күрсәтелгән телефонга шалтыратып белешергә мөмкин. Ә менә бу ихластан күрсәткән ярдәмне халык телендә «БОМЖ» дип аталып йөрүче адәми затлар үзләре дә кабул итеп, төзәлү юлына бассынар, тормышта үз юлларын тапсыннар, башкача тайгак юлга кереп китмәсеннәр иде, дигән теләктә калабыз. Тормыш бер генә, җырдагыча, «адаштым» дип кире кайтып булмый. Шуңа күрә, уйланырга, яшәешне үзгәртергә беркайчан соң түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев