Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

“Россия – руслар өчен генә”, анда башкаларга урын юкмы?

Россия - рус теле, рус мәдәнияте һәм рус халкы хакимлек итә торган дәүләт булырга омтыла. Татарстан, Башкортстан, Чувашстан кебек, җирле халык исемен йөртә торган милли республикаларны бетерү, алар урынына зур-зур губерналар оештыру турында күптән сүз йөри иде. Инде килеп, Россия дәүләте җитәкчелегенең сәяси шуты Владимир Жириновский бу хакта "АиФ" атналыгында...

Россия - рус теле, рус мәдәнияте һәм рус халкы хакимлек итә торган дәүләт булырга омтыла. Татарстан, Башкортстан, Чувашстан кебек, җирле халык исемен йөртә торган милли республикаларны бетерү, алар урынына зур-зур губерналар оештыру турында күптән сүз йөри иде. Инде килеп, Россия дәүләте җитәкчелегенең сәяси шуты Владимир Жириновский бу хакта "АиФ" атналыгында ачыктан-ачык әйтте: "ЛДПР много раз заявляла о поддержке русского большинства страны и предоставлении ему таких же прав, какие имеют нацменьшинства. В идеале - упразднение всех национальных образований и вхождение их в новообразованные губернии, которые должны иметь чисто географические названия".
Республикаларны, өлкәләрне губерналарга берләштерү исә Россияне - рус татарын, рус башкортын, рус чувашын үз эченә алган рус телле дәүләткә әйләндерү өчен кирәк. Ә аның өчен, сәяси уен ширмасы артына качып, берничә вак-төяк нәрсәне генә хәл итәсе бар. Беренчесе, рус теле өстенлек иткән СССР дәүләтендә хөкем сөргән иске гадәт - үзбәк, таҗик, әзербайҗан, төрекмән һ.б. вак-төяк милләтләргә карата булган гадәти кешелекле мөнәсәбәт урынына, гади халыкта нәфрәт уяту аша, илне ул "чурка"лардан чистарту. Әмма салымнардан һ.б. түләүләрдән котылу өчен, бизнесменнарның арзанлы эш көче урынына файдалана торган ул "чурка"лары безнең илдә 10-11 миллионга җиткән инде. Илнең кайсы гына зур шәһәренә - Мәскәүнең үзеннән алып, Владивостокка кадәр - барсаң да, пычрак, кара эштә шул халыкларны күрәсең. Ә Рәсәйнең төп халкы акчалы ак эшне сайлый. Әнә шул миллионлаган "чурка"ны илдән куу өчен, җирле халык белән алар арасында милли ызгыш-талаш чыгарудан кулаерагы юк. Анысы өчен, "өс" димәс борын өскә ташланырга әзер эттәй, махсус әзерлекле рус фашистлары булган үсмерләр бар.
Бирюлеводагы кемнәрдер тарафыннан үтерелгән (?) рус малае үлемендә әзербайҗанлы Зейналовны гаепләү күпме яшь-җилкенчәкне (телевизордан күренеп калганча) урамга чыгарды. Тәртип сакчыларының ул әзербайҗанлыны ничек типкәләүләрен садистларча видеога төшереп барганнар, интернетта да, телевизор экраннарында да күрсәтелде ул (монысы кешедә я йөрәк алынырлык курку яисә кансызлык тәрбияли). Үтерелгән рус малае Егорның үле гәүдәсен һәм әти-әнисенең кайгылы чыраен күрсәтсәләр, кешеләр күңелендә Зейналовка (һәм барлык "чурка"ларга карата) нәфрәт тагын да көчәер иде. Интернетта кайберәүләр язганча, чынлыкта да булдымы икән ул Егор дигән рус малае һәм аның белән бәйле бу фаҗигале хәлләр? Әллә халыкның башын бутау өчен генә уйлап табылган сөяси уенмы? Анысын вакыт күрсәтер, бәлки...
Россияне рус иле итүгә кагылышлы сәясәт турында сөйләшә идек бит әле. Ул максатның төп шарты, инде әйтелгәнчә, төбәкләрне губерналарга берләштерү. Монысына, саны буенча илдә руслардан кала икенче урында торган татарлар каршы килергә мөмкин. Татарстанның узган гасыр азагында халык таләбе белән яулап алган суверенлыгын вакыт дигәне җилгә элеп киптерсә дә, татарлар әле һаман да "каралык"ларына барып, Дәүләт Советы югарылыгыннан торып, татар телләрен, мөстәкыйльлек шәүләсен сакларга маташкан булалар. Я Самара яки Ульян яисә башка өлкә белән бер губернага берләшүне ишетергә дә теләмәячәкләр. Татарларны Мәскәү көенә биетү өчен кайбер вак-төяк нәрсә уйлап табып, игътибарларын шунда юнәлтү кирәк. Ул вак-төяк дин белән бәйле булса, тагын да отышлырак. Чөнки дин-ислам кушканча яшәргә омтылып, исерткеч, наркотик һәм азгынлыкка бәйлелектән азат татар яшьләре көннән-көн күбәя бара. Алар, объектив фикерләргә сәләтле булганлыктан, бүгенге черек система өчен куркыныч көчкә әвереләләр. Ә монысы Россиянең өстенлекле акча сәясәте даирәсе өчен артык хәвефле. Чөнки аек акыллы һәм белемле бу яшьләр, товар һ.б. бәяләре артына бик оста яшерелгән бүгенге көн дефолтын да, үз милләтенең татар буларак югала баруын да, җир-суларны кемнәрнеңдер җайлап кына үзләштереп куюын һ.б. бик күп ярамаган нәрсәләрне күреп алачаклар. Ә халык ризасызлыгы, халыкның үз башы белән уйлап эш итә башлавы - Россиянең дәүләт буларак формалаша башлаган ерак тарихларыннан ук билгеле булганча, бик куркыныч. Моңа юл куймас өчен, республика җитәкчлеге башын, үз Татарстаныннан "ваһһабичылар", "экстремистлар" һ.б. эзләтеп тинтерәтү. Аның өчен, татарның үзенең Рәис Сөләйманов кебек җансатарларын, тормышны сәхнә белән бутаган вакытлы мөфтиләрен һәм тагын әллә кемнәрен эшкә җигәргә, диндәге хатын-кызларының киенү рәвешен Россия иминлегенә куркыныч янау дип бәяләргә һәм тагын әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр уйлап табарга кирәк. Шул юллар белән Россиядә русларның өстенлекле милләт икәнен таныту, татарларны үз телләре-ниләре белән бергә, совет чорындагы хәлләреннән дә түбәнгерәк баскычка төшерү зарур.
Ул чагында инде, татарларның үзләрен дә, диндәшләре булган үзбәк, әзербайҗан, кебек " хачиклар" белән бер рәткә куярга булыр иде...
Әкият сата, димәгез, СССР составында булган елларны искә төшерегез. Ул чорда теле һәм гадәтләре башкача булган өчен генә, союздаш республика халыкларын күралмау дигәне бар идеме? Юк! Аларның йолалары, гадәтләре, ышанулары - бер университетта, институтта һ.б. бергә укырга, бер юллардан йөрергә бер дә комачауламады. Рус һәм башка милләт егетләренең кызлар өчен тарткалашкан, бәргәләшкән чаклары да булгандыр, яшьләр арасында ансыз булмый. Әмма ике арага бер дә пычрак сәясәт таягы тыгып болгатмадылар. Һәр явызлык бер нәрсәгә - акылсыз, хәйләле сәясәткә һәм акчага барып тоташа.
"Хачикларны куарга кирәк" - бүгенге көндә моны руслар гына түгел, шул хачиклардан соң чират (рус дәүләте дошмансыз тора алмый, ул аны үзе уйлап таба) үзләренә җитәчәк татар малайлары да әйтә. ЕГЭ гөрсие китереп органнан соң, татар теле (шуңа бәйләнгән мәдәнияте, тарихы һ.б.) тәмам почмакка кысрыкланган дөньяви мәктәпләрдә, башка уку йортларында белем алган "алдынгы" карашлы татар яшьләре үзләрен руслардан аерып карамый. Татар малайлары авызыннан "куарга" сүзен ишеткәч, сөйләшеп тордым. Ни өчен куарга, дип сорыйм. "Россия - русларга гына булырга тиеш", диләр болар. Ә сез руслармени, мин бит татар дип торам, дим. "Барыбер түгелме?! Без Россиядә яшибез"...
Яшьләр тормыш лозунгысына әйләндергән "Россия - для русских" сүзләрен каян кем авызынан ишетүем турында озак уйлап баш ватмадым.
Дин тәэсиреннән азат бу малалйларның "Россия - для русских", "чурки, вон!" "добить их мало", дигәннәрен ишеткәч, әле Премьер-министр чагында, В.Путинның "русский народ является государствообразующим" дигән мәкаләсе күз алдыма килде. Компьютерымда бик тә кадерләп, күз карасыйдай саклыйм мин аны. Россиядә "хачик"лар, "чурка"лар, яки "экстремистик рухлы ваһһабичы" татарлар белән бәйле берәр вакыйга булган саен, ул мәкалә миңа яңа ягы белән ачыла бара. Тиешенчә эш итү өчен инструкция урынына кулланырсың, билләһи.
Россия дәлүләтендә "рус әрмәннәрен, рус әзербайҗаннарын, рус немецларын, рус татарларын һ.б. берләштерү миссиясе тел, мәдәният аша рус халкына йөкләнгән" икән бит.
Ә ул мәкалә дәвамы булырдай фикерне хәзерге көндә ил шуты В.Жириновский, төкерек чәчә-чәчә, Россия дигән илгә чәчә...
Болар нәрсәгә китерергә тиешме? Татары, башкорты, чувашы һ.б. үз хокукларыбызны баштан чыгарып ташлап, буйсынырга тиешбез. Россиядәге барлык вак-төяк милләтләр үз телләрен, үз гореф-гадәтләрен һәм үзләренең хокукларын, кешелек горурлыкларын аяк астына салып, бу ил бары тик рус телле һәм бер генә өстенлелекле милләт дәрәҗәсендәге дәүләт булып ирешкәнгә кадәр шулай дәвам итәр. Шуннан соң рус телле рус дәүләтен марионетка җитәкчеләре кайсы чит илнең итек олтырагына әйләндерер, анысы - халкы коллык буйсынуындагы хәерче Россиянең ил буларак җир йөзеннән бетү юлындагы чираттагы этабы булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев