Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Өлкәннәр аңа «кызым» дип эндәшә

Барлык һөнәрләр дә ихтирамга лаек. Әмма социаль хезмәткәр һөнәрен үзләштерер өчен бернинди дәреслекләр дә, белем бирү йортлары да юк. Моның өчен олы җанлы һәм сабыр кеше булырга кирәк. Өлкән яшьтәге ялгыз авыру кешене тыңлый белү, аңа юату сүзләре табу, өмет уята белү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. «Милосердие» үзәгендә эшләүче Зелена Осипова (фотода сулда)– шундый кешеләрнең берсе. Күптән түгел ул Россиякүләм «Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең иң яхшы хезмәткәре» конкурсында җиңү яулады.

Зелена Осипова Тукай районының Аулаш авылында Василиса түти белән Дмитрий дәдәй гаиләсендә дөньяга килгән. Беренче сыйныфны тәмамлагач, туган авылындагы мәктәп ябыла. Көн саен 3-4 километр юл үтеп, җиде ел Иштирәккә йөреп укый. Югары сыйныфларда Яр Чаллының М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә белем ала. 
Зелена тырыш була, өстәвенә сәнгатькә гашыйк, агитбригада чыгышларында актив катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, кыз хисапчы курсларында укый, Яр Чаллыда эшли. 
Яшьләр каласы Түбән Камага ул авылдашы Валентин исемле егеткә кияүгә чыккач, 1992 елда күченә. Шул елның март аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр социаль өлкәдә хезмәт куя. Кассир булып та, социаль яклау үзгендә хисапчы булып та эшли. Хәзерге вакытта өлкәннәрне өйләренә барып карау бүлегендә эшли. Үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкарган Зеленаны өлкәннәр хөрмәт итә, «кызым» дип кенә эндәшәләр.
«Милосердие» үзәге директоры Ләйлә Әхмәдишина Бөтенроссия буенча уздырылачак конкурска җибәрү өчен хезмәткәрләр исемлеген карап чыкканнан соң, нәкъ менә Зеленага туктала. Белгеч тә җаваплы карый. Конкурс таләпләре буенча сорауларга җаваплар әзерләп, видеоролик төшереп Казанга җибәрә. Төп темасында ул инсульт кичергән өлкән яшьтәге ялгыз бабайның аның ярдәме белән ничек итеп әкренләп кенә аякка басуын, һәр хәрәкәте өчен авыру белән бергә ничек шатланганын күрсәтә, тасвирлый. Зеленаның хезмәтен жюри әгъзалары югары бәяли. Казанда узган бүләкләү тантанасында республиканың социаль яклау министры урынбасары Ләйлә Фазлыева аны котлап, диплом, сертификат, чәчәк бәйләме тапшыра.
Зелена Осипова үзен бик бәхетле кеше итеп саный. Үз эшен 26 ел буе яратып башкара. «Өлкәннәрнең һәрберсенең үз язмышы, тормыш тәҗрибәсе. Алар – төрле һөнәр ияләре. Алар белән аралашу – тарих белән очрашу кебек», – ди ул. 
23 ел бергә гомер иткән җәмәгате Валентин гына хатынның уңышлары, борчулары белән уртаклаша алмый инде. 3 ел элек кенә соңгы юлга озаткан ирен сагынып искә ала Зелена. Әмма аның янында һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы уллары Валерий һәм Владислав бар. 
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев