Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Нинди һөнәр яхшырак

Чыгарылыш сыйныфы балалары өчен генә түгел, әти-әниләргә дә «урак өсте» тәмамланды. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырылган, документлар югары уку йортына җибәрелгән. Нәтиҗәсен көтеп аласы гына калды. Ә анысы тагын да авыррак, үзегез беләсез. Кайчандыр бик популяр булган юрист, бухгалтер һөнәрләре беренче унлыктан төшеп калды, хәзер исә күбрәк программистлар, инженерлар, нанотехнология белгечләре, Web-дизайнерлар, психологлар һәм коучлар кирәк.

Коучның кем икәнен беләсезме? Ул кешегә үзен табарга өйрәтә, ягъни алдына куйган максатларга, профессиональ һәм шәхси тормышта уңышка ирешү юлларын күрсәтә. Коуч сорауларга әзер җаваплар бирми, ә юлларын гына күрсәтә.
Чит ил киноларын караган кешеләр бу турыда белә. Алар гаиләсендә берәр проблема туса, психологка мөрәҗәгать итәләр. Ә бездә сүзнең тамыры «псих» булгангамы, психологларга барырга куркалар. Әле кемнеңдер анда барганын ишетсәләр, мыскыллап көләргә дә күп сорамыйлар.
Ә инде белем дәрәҗәсе бик үк югары булмаган балалар электрчы, слесарь, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Әйтергә кирәк, анысы да табыш китерергә мөмкин. Бервакыт өйдә розетка янып чыккач, төзәтергә яки яңасын куяр өчен электрик чакырган идем –  550 сумга төште. 
Алда күрсәтелгән һөнәр исемлеге – Рәсәй буенча. Ә Татарстанда чәч алдыручылар, плитка салучылар, төзүчеләр, IT-белгечләр, машина йөртүчеләре, агрономнар кирәк икән. Соңгысын гүпчим дә аңламадым – басулар чәчелмәгәч, агроном нәрсәгә кирәк икән соң ул?
Рәсми чыганакларны читкә куеп, гәҗитләрдә, социаль челтәрләрдә «требуется» дигән рубрикаларны карасак, сатучылар (кибетләрнең күплеген искә алсак, монысы аңлашыла да), тәрбияче ярдәмчеләре, идән юучылар, урам җыештыручылар, пешекче-кулинарлар кирәк икән. Психологларга яки программистларга эш тәкъдим иткән бер генә дә белдерү күзгә дә чалынмады.
Гомумән алганда, статистика – бер нәрсә, тормыш – икенче. Түбән Камада табиблар җитми дигәч, медицина академиясен тәмамлаган кызым туган шәһәренә кайту теләге белән берничә мәртәбә сәламәтлек саклау идарәсенә барды, телефон номерын, адресын да калдырды. Аптырагач башка шәһәрдән юллама алды.
Барыбыз да балаларны укытып, зур кеше итәсе килә. Моңа хәзер шартлар да бар: адым саен институт, академия ачылып тора. Элегрәк мәктәп тәмамлаучылар арасында сыйныфта бер-ике укучы югары белемле булса, хәзер бер-икесе генә институтта укымый. Кайда гына укысалар да, нинди генә һөнәр үзләштерсәләр дә, балаларыбыз ярдәмчел, кешелекле булып калсыннар иде.
Илһамия Гаффарова.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев