Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Начар үрнәк

Мәктәп укучысы гына, ә үзе олыларны гаепли дип әйтерсез. Мин үзем күргәнне генә язам. Кичке сәгать сигездә тренировкадан кайтып киләм. Яз ае өчен шактый соң вакыт. Шуңа урамда халык аз. Күпләр, эштән соң арып-талып, өйләрендә ял итәдер, кемнәрдер төнге сменага җыенадыр... Үзебезнең йорт каршындагы балалар мәйданчыгында ике әни белән 3-4...

Мәктәп укучысы гына, ә үзе олыларны гаепли дип әйтерсез. Мин үзем күргәнне генә язам. Кичке сәгать сигездә тренировкадан кайтып киләм. Яз ае өчен шактый соң вакыт. Шуңа урамда халык аз. Күпләр, эштән соң арып-талып, өйләрендә ял итәдер, кемнәрдер төнге сменага җыенадыр...
Үзебезнең йорт каршындагы балалар мәйданчыгында ике әни белән 3-4 яшьлек балалары күренде. Ул мәйданчыкны быел гына ясап куйдылар. Янәшәдә спорт тренажерлары да бар. Уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә менә дигән. Әмма бу әниләр аны күрмиләр иде бугай. Икесе дә матур киенгәннәр, бизәнгәннәр. Яннарында балалары йөгереп йөри. Ике әнинең дә кулларында - тәмәке, кырыйларында буш сыра шешәләре. Үзләре, берсен-берсе бүлдереп, нидер сөйлиләр. Рәхәтләнеп, балалары белән уйныйсы бит. Мин аларның балаларын кызгандым һәм үз гаиләбез өчен сөендем. Гаиләбездә тәмәке тартучылар, эчүчеләр юк.
Урамдагы әниләрнең үзләрен ямьсез тотуларына күңелем сыкрады. Ләкин мин аларга бер сүз дә әйтә алмадым, үтеп киттем.
Салават НУРГАЛИЕВ,
31нче мәктәпнең сигезенче класс укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев