Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Мондый һава торышы июльдә генә була иде

Быелгы кыш безгә күптән күрмәгән салкыннар күрсәтте. Инде җәй җитмәс борын кешеләр аномаль эсселектән җәфа чигә.

Май уртасында һава июль ае температурасына кадәр җитүе яхшы күренешме? Мондый эсселек тормышыбызның төрле өлкәләренә ничек тәэсир итә? 2010 елгы янгыннарга китермәсме?

Рекордлар елы

Казан федераль университетының гыйльми хезмәткәре, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы  Юрий Переведенцев белдерүенчә, 2010 елда җылы һава Казахстан якларыннан килеп, эсселек 2,5-3 ай торган. Шуңа корылык барлыкка килгән. Ә менә бу җәй турында профессор төгәл фараз бирә алмаган.

Май уртасында тәүлекнең уртача һава температурасы тугыз градуска күтәрелгән. Норма буенча 13 градус тәшкил итәргә тиеш булса, 17 майда рекорд куелган – температура Түбән Камада 33,4 градуска кадәр җиткән.

Рекорд

 

Майның иң эссе көне 2007 елда күзәтелгән.

31 майда һава температруасы 36,6 градуска җиткән.

Майның беренче яртысында иң эссе көн 2019 елда булган.

     12 майда 33,9 градус теркәлгән.

Шәһәрдәшләр эссене ничек кабул итә?

– Соңгы елларда югары кан басымыннан җәфаланам. Эссе көннәрдә бигрәк тә авыр, гел дару кабарга туры килә. Бүген дә төне буе йоклый алмадым, – ди Сания апа Әһлиева.

– Мондый көннәрдә балам белән күбрәк урамда булырга тырышам. Өйдә бик эссе, – ди Динара Сибгатова.

– Көннәремне пляжда уздырам. Кызынып калырга иде, чөнки җәен чит илгә җыенам. Бу вакытка кадәр тәнем каралса, яхшы булыр, – ди Рита Фәйзуллина. 

Кемгә – нәрсә, районга – яңгыр

Әлбәттә, мондый һава торышы кемнедер шатландырса, кемнәрнедер көендерә дә. Әйтик, кайбер бакчаларда әле дә су бирү белән кыенлыклар бар.  Нәтиҗәдә, булачак уңышка куркыныч яный дигән сүз. Яңгыры да яумый. Май аенда 10 миллиметр явым-төшем булган, ә бу айлык норманың чиреген генә тәшкил итә. Түбән Кама районы кырларында чәчү эше тулысынча тәмамланды. Ярый ла кышын кар яуган иде.

– Кырларда туфракның 4-5 сантиметр тирәнлегендә дым юк инде. Мондый корылык һәм эссе яңа шыткан үрентеләр өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый вакытта төрле бөҗәкләр дә тиз үрчи. Май аенда бу кадәр кызулыкны, эшләү дәверендә беренче тапкыр күрәм. Ләкин хәлне бөтенләй начар дип булмый. Шулай да атна-ун көндә 5-6 миллиметр яңгыр яуса, бик яхшы булыр иде. Шушы көннәрдә яварга тиеш, диләр синоптиклар, – диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча  урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Рамил Насыйбуллин әйтүенчә, янгын куркынычсызлыгы режимы 16 майда тәмамланырга тиеш булса да, аномаль эсселек аркасында 26 майга кадәр озайтылды.

– Мондый вакытта ут чыгу өчен ыргатып калдырган пыяла кисәге дә җитә. Режим буенча саннарны әлегә китерә алмыйм, ләкин  янгыннарның артуын төгәл әйтә алам. Шуңа күрә бакчачыларга барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә киңәш итәм: ачык утта аш пешермәгез, чүпне яндырмагыз, мунчаны артык эссе итеп якмагыз, су савытларыгыз һәрвакыт тулы булсын, – диде Рамил Насыйбуллин.

Табиблар  киңәше

Түбән Камада коену сезоны 1 июньдә ачылырга тиеш булса да, кешеләр күптән кызына, сулыкларда коена инде. Белгечләр су температурасы 20-22 градуска җитсә генә коенырга рөхсәт бирә. Әлегә ул 17 градус кына тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, су коену һәм ял өчен Түбән Камада – «Кама» пляжы, Кама Аланында «Мандарин» пляжы каралган. Тыелган урында коенган өчен 1000 – 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. 

– Эссе көннәр бигрәк тә хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга, өлкәннәргә һәм кечкенә балаларга начар тәэсир итә. Аномаль югары һәм түбән һава температурасы кеше сәламәтлегенә зыян салуын галимнәр дә дәлилләгән. Җәен тирләү сәбәпле организмда су һәм тоз балансы бозылырга мөмкин, йөрәк приступлары ешая, – дип аңлата 1 нче олылар поликлиникасының терапия бүлеге мөдире Ирина Лебедева.

Җәен кояш сугудан һәм эссе кабудан сакланырга кирәк. Мондый вакытта кешенең тән температурасы күтәрелә, йөрәк тибеше ешая, башы әйләнә, укшу барлыкка килә. Эссе көнне бигрәк тә тә шәһәрдә авыр. Бәхеткә, синоптиклар, чыннан да, һава температурасы бераз түбәнәер һәм яңгырлар явар дип өметләндерә. Юкса, «Яңгыр боткасы» оештырырга иде исәп.

Шулай да алда безне җәй көтүен онытмыйк. Язы шундый булса, җәй көннәрендә дә эсселек булмый калмас.

Ирина Лебедева эссе һаваны җиңелрәк кичерү өчен киңәшләрен бирде:
Иртән һәм кичен күбрәк минераль су эчегез. Татлы газлы сулар,  лимонадлар сатып алмагыз. Кайнар ризыкны салкын белән, әйтик «окрошка»га алыштырыгыз. Кичен, бигрәк тә йоклар алдыннан, ашказаны өчен авыр ризыклар ашамагыз.
– Өйне җилләтеп торыгыз, ләкин үзегез вентилятор яки кондиционер янында тормагыз.
– Физик йөкләнештән тыелып торыгыз.
– Табигый тукымалардан тегелгән кием киегез. Урамга чыкканда, баш киеме һәм кояштан саклаучы күзлек онытмагыз.
– Кояшта кызынырга теләсәгез, кагыйдәләрен үтәгез. 12.00-16.00 сәгатьтә пляжда булу сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Кояштан саклаучы махсус кремнар сөртергә кирәк.
– Салкынча душ яки ванна керергә ярый. Салкын компресслар ясасагыз да, хәл керер.
– Ә менә салкын суга чуму, коену йөрәккә начар тәэсир итәргә мөмкин.
– Хроник авырулардан интегүче кешеләр даруларын кабул итү буенча табиблары белән киңәшләшергә тиеш.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев