Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Мәсьәлә чишелеш сорый

Түбән Кама мэры шәһәр юлларында машиналар тизлеген сәгатенә километрдан арттырмаска тәкъдим итә.

Тик бу юлларда җәяүлеләр күкрәк киереп, иркенләп йөрсен өчен түгел, ә ике яктан да зыян күрүчеләр санын киметү максатыннан шулай эшләү кирәк. Рамил Муллин әйтүенчә, мәсьәләне бар яклап та өйрәнеп, тикшереп, карар кабул итү зарур. 

14 августта шәһәр җитәкчеләре, эчке эшләр идарәсе, ЮХИДИ вәкилләре һәм юлларда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек белән узган утырышта да бу сорау төп мәсьәләләрнең берсе булып торды. 

«Нинди генә коймалар төзесәк тә, нинди генә светофорлар куйсак та, шәһәрдә тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр киметмәсәк, бернәрсә дә коткара алмаячак», — диде шәһәр мэры Рамил Муллин үз чыгышында. 

Утырышта юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре аталды: шоферлар каршы як полосага чыгалар, тизлекне рөхсәт ителгәннән арттыралар. Җәяүлеләр дә кимен куймый — тиешсез урыннарда юл аша чыгалар, велосипедчылар, самокатта йөрүчеләр кагыйдә буенча җәяү чыгарга тиеш булса да, «сәпит»ләреннән төшеп тормый. Нәтиҗәдә, быелның җиде аенда юлларда 9 кеше үлгән. Аварияләрнең тагын бер сәбәбе — исерек хәлдә машина йөртүчеләр. Алар гаебе белән 5 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, 9 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юлларда җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр арасында мәңге бетмәс бәхәс бара. Кайбер машина йөртүчеләр, светофорның кызыл уты януга карамастан, аягыңа баса язып, выжылдатып узып китә. Җәяүлеләр дә кимен куймый: каян тели, шуннан юл аркылы чыга. 

Шәһәр эчендә машиналар өчен рөхсәт ителгән тизлекне киметү дөрес дип уйлыйм. Әле шунысы да бар, рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә кырык километр гына булса да, күпчелек 50 гә җиткерәчәк. Чөнки тизлекне шуның кадәр арттырган очракта әле радарларга эләкмисең. 

Үз башына төшмәгәннәр белми, ә шәһәр читендә яшәүчеләрнең төннәре ничек узганын мин чамалыйм. Караңгы төшеп, машина хәрәкәте бераз тынуга, анда рәсми булмаган узышлар башлана. 

Тик бернинди камералар, юлларның тарлыгыкиңлеге, чат саен куелган светофорларның берсе дә шоферларның машина йөртү әдәбен үстерми. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә гомернең бер генә булуын, юлларның хаталарны кичермәвен хәтерләрендә тотсын иде.

Илһамия Хөсәенова
Фото ntr-24.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев