Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Хәзер суы да агулы

Иштирәк авылы кешеләре аптыраган. Чөнки авыл янәшәсендә генә аккан Тунгуч елгасы тулып, зәһәр исле ак күбек аккан.

Бу авыл үзе Тукай районына карый. Тик Чаллы шәһәренә түгел, ә Түбән Камага якынрак урнашкан. Бигрәк тә, сәнәгать зонасына терәлеп ук торганга, безнең кебек үк агулы һава сулап яши, иштирәклеләр дә.
Әйе, агулы һавага ияләнеп җиттек кебек инде, ә монда елга тулы зәһәр исле күбек ага. Монысына ни дияргә? Авыл халкы урынлы чаң суга.
Гадәттәгечә, бу турыда ишетүгә, «Росприроднадзор» федераль хезмәте, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре суның пробасын алып, тикшерергә җибәргәннәр. Аларның Иштирәккә беренче генә килүләре түгел. Чөнки авыл белән генә янәшә «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең буфер буалары урнашкан. Һәм «Химия» Тунгуч елгасына үзенең сәнәгать калдыкларын агызу хокукына ия икән. Тик чистартылмаган, агулы калдыкларны түгелдер инде?..
Анализлар алынган, әлегә рәсми нәтиҗәләр юк. Шунлыктан, кайсы предприятие табигатьне пычрата, тагын ник гади халыкны агулый – бу хакта без, берни дә кистереп әйтә алмыйбыз, билгеле.
Ә менә зәһәр исле ак күбек кеше сәламәтлеге өчен зарарсыз, яки аның елгага кайдан килеп чыкканы билгесез, дигән җавап булмас дигәнгә ышанып калабыз.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев