Исемнәрне бозмагыз!
Исемдә яки фамилиядә бер хәреф кенә дөрес язылмаса да, ул кеше тормышында бик зур кыенлыклар китереп чыгара.
Узган ел ахырында «Ак барс» хоккей командасының баш тренеры итеп, өченче тапкыр Зиннәтулла Билалетдиновны билгеләделәр. Илкүләм билгеле шәхеснең исем-фамилиясен бозып язуларына күптән эчем поша иде. Инде татарларның исемнәрен, фамилияләрен, аталарының исемнәрен, кайвакыт мәгънәләрен тамырдан бозып язу очраклары турында укучыларга үз фикерләремне җиткерәсем килде. Сүзем башындагы шәхесне рус телендә Билялетдинов Зинэтула дип теркәгәннәр һәм шулай дип атыйлар да. Фамилиясендә — бер, исемендә өч хата, атасының исемендә, тагын өстәлеп, Хайдярович дип язылган.
Хаклыкны эзләп тә тапмаган
Әтиемнең 1964 елда пенсиягә (лаеклы ялга) чыкканда үзенең кем икәнлеген, кайчан туганын, эшләгәнен, 4 ел Бөек Ватан сугышында катнашканын ничек итеп бер ел буе интегеп исбатларга тырышканын хәтерлим. Нәтиҗәдә, сугышта булуын дәлилли алмады, пенсия акчасын бер елга соңрак ала башлады. Ул чорда белешмәләр җыеп тапшыру булачак пенсионерның үзенә йөкләтелгән иде.
Әтиемнең Ватан өчен көрәшүен интернетның күп сайтларында эзләп табып булмады. Сәбәбе — фамилиясен, исемен, бабабызның исемен бозып язуда икән. Югыйсә, сугышның башыннан алып күп фронтларда хезмәт иткән, Сталинград, Украина, Белоруссия, Польша, Германия җирләрендә сугышкан. «За отвагу», «За освобождение Варшавы», «За взятие Берлина» медальләре һәм күп кенә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Сугыш бетеп кайтканда ике аягындагы яралары төзәлеп бетмәгән булган. Начар сыйфатлы катыргы кәгазьдә язылган хәрби билетын хәтерлим әле. Анда кыскартып, Ганиев Курбан Ганиевич дип язылган иде. Татарча дөрес итеп Габделганиев Корбангали Габделгани улы (русча Габделганиевич) дип язылырга тиеш.
Соңрак ачыклавым буенча, 1941 елның 26 августында Әлки районы хәрби комиссариаты сугышка җибәргәндә Абдулгалеев Курбан Галеевич (Гани түгел, Галей) исеме белән теркәп озатканнар. Фронтта чакта, буталчык килеп чыккач, әтием үз теле белән: «Минем әтиемнең исеме Гали түгел, Әптелгани иде», — дигән. Әтием, ятим үскәнгә күрә, укый-яза белми иде. Шуннан соң фамилиясен Абдулганиев итеп теркәгәннәр. Сугышның бер чорында, җиңел булсын өчен, Ганиев итеп үзгәрткәннәр. 1930 елдан башлап, 1957 елга кадәр колхозда, аннан совхозда ат урынына эшләгәндә, сугышта кан коеп, гомерен биреп фидакярьлек күрсәткәндә адәм баласының исемен, фамилиясен ничек итеп теркәүгә игътибар итмәгәннәр, тик баш исәбе генә булсын.
«Хәтер китабы»нда...
Бөек Ватан сугышы корбаннары турындагы «Хәтер китабы»нда нинди генә үзгәртеп язган фамилияләр юк! Һәлак булган бер үк сугышчының фамилиясен ике җирдә төрлечә итеп язылганнарын да очратырга була. Бер очракта фамилиясе дөрес, ә исеме, атасы исеменең баш хәрефләре генә язылган. Икенче очракта фамилиясе нык үзгәртелгән, үзенең, атасының исеме тулысынча, дөрес итеп күрсәтелгән. Алексеевск районы буенча төзелгән китапта Әлки районыннан китеп сугышта һәлак булганнарның шактые табылды. Штаб писарьлары Алексеевск белән Алькеевск районнарын бутап язганнар. Ике авылдашымның исемен күрше Алексеевск «Хәтер китабы»ннан табып барлый алдым. Авылыбыздан китеп, сугышта һәлак булган 32 сугышчының 7 се бу китапта бөтенләй юк.
Авылыбыздан китеп хәбәрсез югалган сугышчының балалары «Хәтер китабы»нда аталарын тапмаганнар. Чынлыкта табарлык та түгел. Бурамшин Бәдертдин Фәсахетдин улы урынына Барапысин Б.Ф. дип язганнар. Шуның өстенә, авыл советлы күрше авылны туган авылы итеп күрсәткәннәр. Безнең авыл шул авыл советы карамагында, исемлек шул авылда төзелә. Мәрхүмнең званисе, туган еллары дөрес язылган.
Кабер ташларында...
Мөселман зиратларындагы кабер ташларында язган исемнәрне укып кайвакыт гаҗәпкә каласың. Күп язулар мәрхүмнең паспортында исемфамилияләре ничек бозып язылган булса, туганнары кабер ташларына да шулай яздырганнар. Бу — зур хата. Мәрхүмнең тугач та азан әйтеп кушкан исемен, атасының исемен, рус теленә яраклаштырып, кабер ташларына бозып язган очраклар күп. Һичьюгында фамилиясен паспорттагыча яздырсаң да, мәрхүмнең үз исемен, атасының исемен, кыскартмыйча татар алфавитындагы өстәмә алты хәрефне дөрес кулланып яздырырга кирәк. Чөнки догалар укып әрвахларның рухына багышлаганда мәрхүмнең үзенең, атасының исемнәре телгә алына. Шуның өстенә, без үзебезнең милли исемнәребезне саклап, киләсе буыннарга мирас итеп калдырырга бурычлы.
Паспортларда...
Элек Татарстанда бирелә торган паспортларда кешенең милләте һәм татар телендә фамилиясе, исеме, атасының исеме язылган махсус битләр тутырыла иде. 2003 елдан башлап алар хәзер юк. Мәрхүмнәрнең кабер ташларында паспортындагыча: Амир, Абубакир, Мустафа, Мухарам, Мухамат исемнәрен очратырга була. Яки, Асгат улы, Асадула улы, Мингаз улы, Шарифян улы һәм башкача язганнар күп. Бөтенләй русча гына язганнар да очрый. Кайбер татар фамилияләрен язганда, русларның Андреев, Сергеевларга йогыштырып, «и» хәрефе урынына «е» куеп җибәргән очраклар күп. Фамилия биреп калдырган бабайларыбызның исемнәрен бозу була. Мәсәлән: Ганеев, Галеев, Валеев, Магдеев. Бабайларыбызның исемнәре: Ганей, Галей, Валей, Магдей дип аталган булып чыга. Күп очракта исемнәрдә булган «й» хәрефен төшереп калдырып язулар очрый. Мәсәлән: Фатыйхов түгел Фатыхов (яки Фатихов), Вагыйзов түгел Вагизов, Васыйлов түгел Васильев, Садыйков түгел Садыков һ.б. Исемнәргә килгәндә, татарларның ничек итеп яңа туган балаларга безгә хас булмаган чит, яки матур иҗек тезмәләреннән торган, мәгънәсез исемнәр кушу очраклары турында элек күп тапкырлар язган идем. Хәзер чын татар исемнәрен бозып теркәү һәм атап йөртү очракларын атыйсым килә. Мәсәлән: Әнвәрне Энвер, Рөстәмне Рустэм, Гаделне Адель, Әсфирәне Эсфира, Илдарны Эльдар һ.б. Татар телендә текстлар язганда, яки кабер ташларында ир-ат исемнәрен рус вариантындагыча, нечкәлек билгесен кыстырып җибәрү очраклары шактый. Мәсәлән: Ильдар, Ильдус, Ильсур, Ильнур, Равиль, Разиль, Василь, Габдельнур, Габдельбәр һ.б. Мондый исемнәрне татарча язганда нечкәлек билгеләре кулланылмый.
Тарихка тукталыйк
Россиядә Пётр беренчедән Романов чорына кадәр фамилияләр халыкның югары катламында (патшалар, князьләр, күренекле дәүләт җитәкчеләре, руслашкан татарлар, морзалар) гына кулланылган.
Европа илләре тәҗрибәсен кулланып Пётр патша фамилияләр куллануны Россия халкының барлык катламына, милләтләргә керткән. Моны әлбәттә, алгарыш диеп санарга кирәк.
Татарларга бирелгән фамилияләрнең килеп чыгышы русларныкыннан аерылып тора. XVII гасырда алып барган «Ландрат» кнәгәләрендә һәм XVIII гасыр башыннан башланган беренче, икенче һәм өченче «Ревизские сказки» документларында татарларның исемнәрен руслар үзгәртеп, үзләренчә язганнар. XVII гасырда гаиләдәге хатын-кызларның исемнәрен күрсәтмәгәннәр. Алда әйткәнчә, «подушный подать» гамәлгә кергәч кенә язып барганнар. Исемнәргә «ка» хәрефләре өстәп язганнар. Болай итеп язу нигә кирәк булган? Аңлашылмый. Мәсәлән, Әхмәт исемен — Ахметка, Якубны — Якупка, Сабитны — Сабитка һ.б. Хатын-кыз исемнәрен XVIII гасыр башында теркәгәндә, үзгәртеп язулар исемнең асылын аңламаслык хәлгә китергән. Мин очраткан исемнәр: Шаряпка, Рязапка, Гульшарка, Канкачка, Батейка, Бабейка... Салым җыярга кеше саны булгач шул җиткән. Дөреслеге беркемгә дә кирәк булмаган, күрәсең.
XVIII гасыр ахыры һәм XIX гасырның беренче яртысындагы документларда фамилияләргә игътибар ителгәне күренә. Мөселманнарга беренче фамилия бирә башлаганда атасының мулла кушкан тулы исеменнән башлаганнар. Беренче теркәлгән фамилияләрнең бик азы гына хәзерге көнгә кадәр сакланганнар. Чөнки метрикалар тутырып, теркәп барулар 1829 елдан муллаларга йөкләтелгәч, әле күп еллар фамилияләрне күрсәтеп язмаганнар. Яңа туган нарасыйның атасының, анасының исемнәрен генә күрсәткәннәр. Шулай итеп беренче фамилияләр төшеп, онытылып калган.
Бу очракта тарихта билгеле булган, православиегә күчмәгән морзалар, нәселеннән килгән фамилияләрен саклаганнар. Чөнки аларның күбесе укымышлы муллалар, мөгаллимнәр булып киткәннәр. Җирләрен тартып алсалар да югалып калмаганнар, шәһәрләргә күчеп, сәүдә белән шөгыльләнеп, тернәкләнеп, данлыклы шәхесләр, нәселләр булып киткәннәр, тарихта мактаулы эз калдырганнар. Мәчетләр, мәдрәсәләр төзеткәннәр, араларыннан олы мәгърифәтчеләр чыккан. Менә аларның берничәсе генә: Терегуловлар, Аитовлар, Акчуриннар, Апанаевлар, Азимовлар һ.б.
Ә авыл җирлегендә калганнар «чабаталы морза» дәрәҗәсенә генә ирешә алганнар. «Әби патша» чорында үзләренең затлы катламнан икәнен исбатлап, бераз җирләрен кайтара алсалар да, тора-бара Романовларның яңа буын патшалары аларның җирләрен кире тартып алганнар. Шулай итеп, беренче буында теркәлгән фамилияләрен саклап калуда мәгънә калмаган. Тормыш дәвам иткән, яңа буыннардан яңа нәселләр, якын бабайлары, яки аталары исеменнән яңа фамилияләр теркәлә башлаган. Архив материалларында мондый нәселләр турында мәгълүматлар таптым. Үземнең ерак бабайларымның фамилияләре Чепкенеев булганлыгы турында ике йөз ел үткәч кенә, архив материалларын өйрәнеп белдем. Бүгенге көндә 38 фамилиядән торган нәселдәшләремә җиткердем.
«Чабаталы морзалар» дәрәҗәсендә калып, җирләрен, мөлкәтен югалтып та, динен, фамилиясен саклап кала алган нәселләр бар.
Хәзерге чорда, бабайларыбыздан калган фамилияләребезне бозып язу, русча һәм үзебенең телебездә дә дәвам итә.
Бабайларыбыз исемен кулланып беркетелгән фамилияләребезне төрлечә бозып, кыскартып паспортларда язу дәвам итә. Зыятдин исеменнән алынган фамилияләрдә Зыятдинов урынына Зиятдинов, Зиядиев, Зияев дигән вариантлар очрый. Шиһабетдин исеменнән алынган фамилияләрдә, татарча Шиһабетдинов, рус телендә Шигабетдинов урынына Шигабутдинов, Шигапов, Шияпов вариантлары бар. Минһаҗетдин исеменнән ясалган фамилияләрдә, татарча Минһаҗетдинов, русча Мингазетдинов урынына Мингазов, Мингажев, Миначев, Миначетдинов вариантлары бар. Кыяметдин исеменнән алынган фамилияләрдә Кыяметдинов урынына Кыямутдинов, Киямутдинов, Кыямов, Киямов вариантлары бар. Камалетдин исеменнән алынган фамилияләрдә Камалов, Камалутдинов, Камалтинов, хәтта Камалтынов вариантлары бар.
Гарәпләрдән алынган Ризаэтдин исеме татарларда шактый кулланылган. Элек муллалар метрикаларда шулай, исемнең уртасында «э» хәрефе өстәп язганнар. Күренекле Риза Фәхретдиннең дә тулы исеме Ризаэтдин бит. Нигәдер исемнәр китабында Ризаетдин дип, гадиләштереп язылган. Бу исемнән төрле вариантлы фамилияләр гамәлгә кереп киткән. Ризатдинов, Ризаев, Ризов итеп теркәлгәннәре бар. Гыймадетдин исеменнән ясалган Гыймадетдинов фамилиясен очратканым булмады. Ә Гиматдинов, Гиматов, Гыйматов фамилияләре бар.
Бер гаиләдә, берүк ата-анадан туып үскән балаларның фамилияләрен, әтиләренең исемнәрен төрлечә теркәгән очраклар бихисап. Әгәр бертуганнар икәнлекне исбатларга кирәк булса мәхкәмәсез, шаһитләрсез берни эшләп булмас. Без 5 туган үстек, гомер иттек, һәрберебезнең паспортлары төрлечә булды. Фамилиябез ике вариантта, әтиебезнең исеме 4 вариантта язылган.
Һәр кешенең исеме, фамилиясе, атасының исеме, тугач та дөрес итеп туу таныклыгында теркәлергә тиеш. Дөрес итеп язу паспортта, эш кенәгәсендә, хәрби билетта һәм башка мөһим документларда кыскартылмыйча, бозмыйча язылырга тиеш. Җибәргән хаталар тормышта катлаулы хәлләргә дучар итәргә мөмкин.
Мансур Ганиев, төбәк тарихын өйрәнүче
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев