Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Исеме җисеменә туры киләме?

Түбән Кама Аксакаллар шурасының еллык эш планында шәһәребездә урам исемнәре һәм башка элмә такталарның ике телдә дөрес язылышын даими рәвештә тикшерү каралган. Шәһәр көне алдыннан без тагын бер кат урамнарны әйләнеп чыгарга булдык...

Эшне үзәктән, Төзүчеләр проспектыннан башладык. Шәһәребезнең тарихи, иң беренче урамы исемен язуда татар хәрефләре җитмәгәндер, күрәсең: 4 а һәм 4 б йортлары стеналарында «Төзучеләр» дип язылган элмә такталар тора... 

Янәшәдәге Актүбә урамы да «Актуба» дип тамгаланган. Анда бигрәк кызык: 5а йортында «Актубә», 2 нче йорт стенасына «әхтүбә» дип язылган. Шәһәребез кунакларына баш ватарга гына кала – бу урам исеменең кайсы дөрес соң?

Шушы ук урам башында урнашкан бик «модный» чәчтарашханәнең элмә тактасын ясаганда 2 хата җибәргәннәр: «ә» хәрефе баш-аягы белән әйләндереп, «евро» символына охшатып куелган. 

Янәшәдәге кафеның эш вакытын күрсәткән язуда хаталы 4 сүз бар: «Душ», «Жом», «коннәрендә», «Ахтубинская ур». Ә дөрес язылышы менә болай булырга тиеш: «Дүш», «Җом», «көннәрендә», «Актүбә ур»... 

Шәһәребезнең яңа микрорайоннарындагы элмә такталарда да хаталар еш очрый. Бигрәк тә тарихи шәхесләр исеме белән бәйләнештә булганнарында. Мәсәлән, Бакый Урманче урамында. Ничек кенә 
төрләндереп бетермәгәннәр Бакый аганың исемен һәм фамилиясен! 

Шундый ук хәлләр Сөембикә урамында да күзәтелә. 58 нче йорт элмә тактасына исем «Сөембике» дип язылган. Ярый әле «...бөке» дип язмаганнар! Ә янәшәдәге 60 нчы йортта урам исеме хатасыз язылса да, табличка бик ямьсезләнгән, кояшта уңып, яңгырда тимере күгәргән...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев