Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Һиндстан баеган ...

Мәктәптә укыганда география укытучысының: «Һиндстан ярлы илләрнең берсе. Анда эшсезләр, йортсыз-җирсезләр бик күп», - дип сөйләгәне истә. Хәзер инде күп сулар акты. Тик анда булып кайткан туристлар әле дә шулай сөйли. Ну, кайбер Африка илләре кебек үк бик хәерче булмаса да, бай илләр рәтенә кертмиләр. Ә замана баласы алай уйламый...

Мәктәптә укыганда география укытучысының: «Һиндстан ярлы илләрнең берсе. Анда эшсезләр, йортсыз-җирсезләр бик күп», - дип сөйләгәне истә. Хәзер инде күп сулар акты. Тик анда булып кайткан туристлар әле дә шулай сөйли. Ну, кайбер Африка илләре кебек үк бик хәерче булмаса да, бай илләр рәтенә кертмиләр. Ә замана баласы алай уйламый икән. Алай гына да түгел...
Йомыш төшеп, танышыма кереп чыгарга булдым. Ул миңа кунакка килүче-китүче юк, юкка акча түләп тормыйм дип, акча кызганып, квартирын домофонга тоташтырмаган. Шунлыктан, миңа да хуҗасыз песи кебек, берәрсе ишек ачканда кереп шылырмын дип, ишек төбен сакларга туры килде. Үзем генә түгел, иптәшләр дә бар. Көн суык булса да, туңмыйча гәп сатучы биш-алты бала-чага дип әйтимме, яшүсмер димме, баскыч култыксасына чүмәшкән. Башлангыч сыйныф укучылары түгел икәнлекләре ап-ачык. Кызып-кызып фикер алышалар.
Ара якын, теләсәм-теләмәсәм дә, тегеләрнең сүзләре колакка керә. Шәләй-вәләй генә түгел үзләре, сөйләшкән темалары чит илләргә сәяхәтләр турында. Билгеле инде, барысы да русча гына сөйләшә. Тик шулай да, «сезнең берәрегездә домофон ачкычы юкмы?» дип татарча сорауга, чип-чиста русчалатып, «нет» дип җавап бирделәр. Димәк, үзебезнекеләр, татар балалары. Шунда берсе «Самая богатая страна в мире - это Индия» дип әйтмәсенме? Яулык эчендә булса да, колак яфраклары шәлперәеп төште. Әле монысы баласы гына булган икән! Сүзен дәвам итеп, берсе «потому что там Дубай» дип куймасынмы!? Боларны ишеткәч, ни көләргә, ни еларга белмәссең...
Тотып кыйнасалар - кыйнарлар, ни булса да - шул булыр, барыбер ишектән ни керүче ни чыгучы юк дип, бераз акыл саттым үзләренә. Гаҗәп, мине ачуланучы да, сүземне бүлүче дә, тупас кычкыру һәм мыскыллап көлү дә булмады. Өстәмә сораулар да бирделәр әле. Төркия, Мисыр кызыксындыра икән үзләрен. Гондурасның кайда икәнен дә беләселәре килә. Ни өчен Мексикадан Америкага качалар, диләр. Күрәсез, кызыксынулары җитди. «Кайсы мәктәптә, кайсы сыйныфта укыйсыз?» - дип сорап, оялтмадым инде булачак егетләрне. Тик шулай да күңелдә авыр таш калды. Гондурасны белмәүләре гаҗәп түгел, тик Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен (ОАЭ), көннән-көн куәтлерәк була башлаган Кытайны белмәүләре гаҗәп. Ә хоккейчыларны беләләр! «Ак барс»та уйнаучыларны да, «Нефтехимик» командасын да. Хоккей турында миңа күп сабак бирделәр.
Шушы хәлдән соң күп тә үтми, интернетта БДИның, ягъни бердәм дәүләт имтиханнарының, акылга зәгыйфь балаларның азмы-күпме белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, Америкада уйлап табылганын укыгач, гаҗәпләнми башладым.
Ник аптырарга, булачак укытучы кызлар белән шактый күп аралашкан бар. Белем дәрәҗәләрен алай мактанырлык димәс идем. Дөрес, мәктәп дәреслекләрен кыз мәктәпне тәмамлаганнан бирле кулга тотканым юк. Ни язалар да, ни өйрәтәләрдер? Шул ук интернеттагы бәхәсләрне укыгач, чәчләр үрә тора.
Хәтта рус балаларының да Тютчевны, Блокны белмәүләренә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Химия дәресенең беренче көненнән үк Менделеев таблицасын ятлаталар иде безгә. Ятлыймы икән аны хәзерге укучы балалар?
Әле бер әби бишенче сыйныфта укучы оныгын, тапкырлау таблицасын яттан белми, дип зарлана.
Нишлик соң инде, әлегә баш кашып уйлап карыйк. Мәгариф системасын үзгәртергә көчебездән килми. Үзебез белем алган, хәзер Россия сызып ташласа да, башка алга киткән илләр куллана торган СССР белем бирү системасын кайтара алмыйбыз. Безгә шул тестлар да ярый. Ярамаган тагын...
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев