Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Яшел чыршы, басып торчы...»

2023 елның санаулы көннәре генә калды. Халык, «Яңа елны ничек каршы алсаң — ел шулай уза» дигәнгә ышанып, кибетләрне «штурмлый» башлады.

Балачакның иң күңелле мизгелләрен хәтерләткән бу бәйрәмне күпләр зурлап үткәрә: өстәлләр тәм-томнан сыгылып тора, бүлмә уртасында урман кунагы — яшел чыршы утыра... «Чыршы» дигәннән, аның да күңелең ниндиен тели, шундые бар хәзер. Базар һәм кибетләр төрле зурлыкта, төрле бәядә ясалма чыршылар белән шыплап тулган. Араларында чын чыршыга бер тамчы су кебек охшаганнары да байтак. Бәяләре төрлечә, үз кесәңә карап сайлап алу мөмкинлеге бар. 

Ә инде «Пластмасс чыршы бәйрәмне бизәми» диючеләргә ел саен шушы бәйрәм өчен махсус үстерелгән табигый чыршынаратлар сатыла. Тик урамнарда, юл кырында сатылучы чыршы алганда шунысын истә тотарга кирәк: әгәр сатучының рөхсәт язуы булмаса, аңа да, сезгә дә шактый штраф түләргә туры килмәгәе. Бу «Әй, хәзер ташландык басу-кырларда нарат агачы урман кебек үсә», — диеп, балтасын биленә кыстырып, чыршынарат агачы кисәргә нияте булганнарга да кагыла. Яңа ел якынлаша барган саен, урманда агачларны саклаучылар да күбәя. Шуңа күрә, бәйрәм кунагын махсус рөхсәт ителгән урыннарда гына һәм чыршыларны сатарга рөхсәт кәгазе булганнардан гына алырга тырышыгыз. Бүгеннән, ягъни 15 декабрьдән Түбән Камада чыршы базарлары эшли башлады. 

Менә чыршы алып бүлмә уртасына бизәп куйдыгыз, суыткычны ризык лар белән шыплап тутырдыгыз, ди. Тагын нәрсә җитми, нәрсәне оныттыгыз? Әйе, күршеләрдән ким булмас өчен, алардан уздырырлык пиротехника алмагансыз икән бит әле. Тик монда да зур бер ЛӘКИН бар. Аларны да махсус урыннардан, сертификаты булганнарны гына алырга кирәк. Алдым да — бетте түгел, аларны махсус урыннарда гына аттырырга рөхсәт ителә икәнен исегездән чыгармагыз. Әгәр закон бозсагыз, сезне тагын саллы гына штраф көтә... Шулай, иске елны озатып, яңа елны каршы алу күңелле булса да, шактый мәшәкатьле һәм чыгымлы бәйрәм. 

Ә менә шәһәребездә махсус сезнең өчен оештырылган чыршы шәһәрчекләрендә бушлай рәхәтләнеп күңел ачарга була. Сүз уңаенан, чыршы мәйданчыклары инде бүгеннән ачыла б ашлый. Алар берсеннәнберсе матур һәм үзенчәлекле. Бары тик безнең шәһәрдә генә Яңа ел чыршыларының төрле төстәгесен күрергә була. Кама елгасы яр буенда күзләрне җете кызыл чыршы камаштырса, «Гаилә» паркындагы алтын сары чыршы фотосурәте интернет киңлеген гизде.

Яңа ел бәйрәмен өлкәннәрдән дә бигрәк балалар зарыгып көтеп ала. Алар өчен 23 һәм 24 декабрьдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме узачак. Анда ел дәвамында үзләрен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен яхшы яктан күрсәткән балалар, махсус хәрби операциядә каташучыларның балалары чакырыла. 

Язмамны йомгаклап, шуны әйтәм: бәйрәм мәшәкатьләре белән янгын куркынычсызлыгы хакында да онытмасагыз иде. Спиртлы эчемлекләрне чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Сәламәтлегегезне кайгыртсагыз, гомумән эчмәсәгез дә ярый. Чыршы тирәсенә җылыткыч приб орлар да куймагыз. 

Сәламәтлек дигәннән, күргәнегезчә, әлегә көннәр салкын тора, Яңа ел төнендә синоптиклар −10 градус чамасы гына салкын булачак дип фаразласа да, аяккулларны өшетергә шунысы да җитә. 

Яңа ел барыбызга да шатлык-куанычлар, күңелле яңалыклар гына алып килсен. «Яңа елда — яңа бәхетләр» теләсәләр дә, бәхетнең яңасы-искесе юктыр инде аның, илебез, көнебез тыныч булсын иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев