Ялкаулык хакында
Аллаһ илчесе бер хәдисендә безгә җиде әйбердән сакланырга кушты, бу әйберләргә каршы Аллаһтан ярдәм сорагыз диде.
«Аллаһым! Мине гаҗизлектән, көчсезлектән, ялкаулыктан, куркаклыктан, тирән картлыктан һәм саранлыктан сакла. Аллаһым, мине шулай ук кабер газабыннан һәм тормыш белән үлем фетнәләреннән сакласаң иде», — диде. Шушы дога белән Пәйгамбәребез үзенең көнен башлап җибәрә иде һәм безне дә ошбу доганы әйтергә чакырды. Әгәр доганың мәгънәсенә төшенсәк, ялкаулыкны көчсезлек белән бергә искә алды Аллаһ илчесе. Чөнки алар икесе ике туган, бер-берсе белән җитәкләшеп йөриләр. Кешенең тормышын җимерергә, тагын да авырлаштырырга ашыгалар. Ялкаулык — башкара алырлык эшеңне эшләмичә калдыру дигәнне аңлата. Кем менә шул эшли алырлык эшен теләмичә, калдыра икән, ул чынлап та ялкаулык турында әйтелгән хурлыкка ия була. Чөнки тормышына, ахирәтенә файда китерерлек эшен калдырып, үзен хәерле эштән мәхрүм итә. Аллаһ мәхәббәтеннән буш кала.
Кызганыч, кем шушы ике чиргә бирешеп, күңел төшенкелегенә бирелсә, аның тормышы җимерелер. Чөнки тормышыбыз, дөньябыз хәрәкәткә, тырышлыкка нигезләнгән. Хәтта оча торган кошлар да аз-аз бөҗәкләр ташып, гомерен уздыра. Шуңа күрә, ислам дине ялкаулыкка каршы көрәште. Дөнья тарихында әгәр бер халык, берәр өммәт ялкаулыкка бирешсә — аларның ахыры юкка чыгу булды.
Ялкаулык кешене төрле бозык эшләргә, төрле гөнаһларга этәрә. Чөнки ялкау булган кешенең кереме юк, ул аны кайдан алырга тиеш? Ә бит тәмле итеп ашыйсы, матур итеп киенәсе килә. Шунда ул урлашу турында, кеше хакына керү турында уйлана башлый. Хикмәт ияләренең берсе әйтте: «Бу дөньяда уңышка ирешергә теләсәң, фәкыйрьлеккә илтүче алты әйбердән саклан: күп итеп йоклау, зәгыйфьлек, хәлсезлек, курку, ачуланышу, ялкаулык һәм кешеләрне алдаларга теләп, акчаларын бирмичә, сузып йөрү. Ялкаулык фәкыйрьлеккә генә китерми, ул безнең сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Дөньякүләм табиблар төрле тикшеренүләр уздырып, үлүчеләрнең 17 процентына тәннәренең сүлпән булуы сәбәпче икәнен ачыклаганнар. Хәрәкәтләнмичә, селкенмичә, кулны да селкетергә ялкауланып утыручы кешеләр төрле авырулар белән чирлиләр. Хәтта шушы сүлпәнлекләре үлемгә дә китерергә мөмкин. Безнең халык тикмәгә генә «хәрәкәттә — бәрәкәт» димәгән.
Ялкаулыкның иң куркыныч төре — сине ахирәттә дә бәхетле итә торган изгелекләрне, гыйбадәтне — ялкауланып башкармау. Өстендә фарыз булган хакларны үтәмичә, ялкауланып калдыру. Менә бу ялкаулык — җәһәннәмгә илтә. Монафикълар намазга бассалар бик ялкауланып басарлар, кешеләр алдында рия кылырлар һәм Аллаһны әз генә зикер итәрләр.
Без монафикълыкка китерүче сыйфатлардан арынырга, чистарынырга, намазларыбызга үтә игътибарлы булырга тиешбез. Иң беренче урында фарыз гамәлләр тора. Аннан соң сөннәт, нәфел намазлары тора. Аларга да игътибарлы булсак иде.
Кемдер: «Иң мөһиме — җәннәткә керү, аннары кайда булсак та ярый безгә», — ди. Беренчедән, Аллаһ илчесе догада Аллаһтан җәннәт сорасагыз, Фирдәвес җәннәте сорагыз», — диде. Икенчедән, син фарызларны башкарсаң да, кем сиңа җәннәткә керәсең дип гарантия бирә? Хаталарың, гөнаһларың булырга мөмкин. Фарызларны да җитешсезлекләр белән башкарырга мөмкинсең. Шуңа, сөннәт, нәфел гыйбадәтләрне башкарырга да ялкауланмаска кирәк. Алар безгә зур файда китерерләр, җәннәткә керсәк — җәннәттәге дәрәҗәбезне арттырырлар, гөнаһларыбызны сөртерләр.
Ялкаулыкның тагын бер төре — укудан, уйланудан, фикерләүдән ялкаулану. Нәрсәдер өйрәнү, нәрсә турындадыр уку, фикер йөртү бүген модада түгел.
Ялкаулыктан саналган тагын бер чир — үзеңнең өстеңдә булган вазыйфаларны үтәмәү. Ә бит ул өстебездәге булган Аллаһ амәнәте. Аллаһ илчесе әйтте: «Дөреслектә, Аллаһ өстендә җаваплылыгы булган һәр кешедән сорау алыр: шул кулы астында булган кешеләргә җаваплылыгын үтәдеме яки җаваплылыгын боздымы? Һәм шулай ук ир кешедән гаиләсе өчен сорау алыныр», — диде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев